Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бер баланы 10 мең сумга мәктәпкә җыеп бетереп булмый"

Быел гаиләләргә 6-18 яшьләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен, социаль ярдәм буларак, 10нар мең сум акча бирелә башлады.

Быел Президент Федераль җыенга еллык юлламасында 6-18 яшьләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен, социаль ярдәм буларак, 10 мең сум күләмендә акча бирергә вәгъдә иткән иде. Дәүләт порталында гариза калдырган гаиләләргә бу акча август аенда ук бирелә башлады. Шундый социаль ярдәм алган кайбер гаиләләр белән элемтәгә кереп, балага мәктәп формасы һәм уку кирәк-ярагы алу өчен күпме акча киткәнен сораштык.

Кумарадан Алина Павлованың өч баласы мәктәптә укый. Быел Богдан – дүрт, Полина – тугыз, Даниил – унберенче класска барачак. Павловлар 2021-2022 уку елына әзерләнеп беткәннәр. "Бик күп акча китте – санарга куркыныч", – ди әни кеше.

Бер тапкыр түләнә торган 10 меңне Павловлар гаиләсе дә алган. Гаиләгә өч баланы киендерү өчен 30 мең сизелерлек булышкан. Шулай да, Алина Павлова бу суммага баланы мәктәпкә җыеп бетереп булмый дип саный. "Бер аяк киеме 1500-2500 сум тирәсе тора, ә бер балага өч пар кирәк. Рюкзак – 2000 сум. Малайлар костюмы – 4500-6500 сум чамасы. Күлмәге 800-1200 сумга төшә. Алары да ике-өч пар кирәк. Футболка – 800 сум, спортивка 1200 сумга чыга. Вак-төяген санап бетерә торган түгел. Канцтоварларга да бәяләр арткан. Әле ул бер тапкыр сатып алдым да уку елына җитте дигән сүз түгел бит. Киемен дә, канцтоварын да ел буе аласы", – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев