Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баланы мәктәпкә әзерләү буенча белгечләрдән берничә киңәш

Ата-аналар өчен иң мәшәкатьле айларның берсе — август. Балаларны мәктәпкә озатырга да санаулы көннәр калып бара.

Мәктәп формасын ничек сайларга?

Формаларның төсләре һәм модельләренә килгәндә, аларга карата мәктәпләрнең таләпләре төрле булырга мөмкин. Кайберләренең сату нокталары белән килешүләре дә бар, ташламалар да каралган. Иң мөһиме, киемнәр табигый тукымадан тегелгән, бик нык бөгәрләнми торган, уңайлы булырга тиеш, чөнки балалар күп хәрәкәтләнә.

Сумка ниндине алыйк?

Рюкзакны сайлаганда, баланың буена карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын. Эчендәге бүлемнәре китап-дәфтәрләр, пенал, буягычлар өчен аерым-аерым булса, әйбәтрәк. Шулай ук, башлангыч класс укучылары өчен сулы шешә куя торган бүлем дә кирәк.

Спорт костюмнары кирәк булачакмы?

Форма һәм сумка алгач, башка кирәк-яракларны да әзерләргә мөмкин. Базарларда спорт костюмнары 1500-2000 сум тора. Спортзалда костюмнардан эссе булырга да мөмкин. Шуңа, моннан тыш, шорты белән футболка да алып куярга кирәк.

 

Аякка нәрсә кияргә?

Иң күп кирәк нәрсә аяк киемедер, мөгаен. Бәйрәм көнне киеп барырга – ботинка, туфли, мәктәп эчендә кияргә – уңайлы сандали, физкультура дәресенә – кеды һәм кроссовки алсагыз яхшы. Спорт белән шөгыльләнер өчен икесенең берсен сайласагыз да була, тик урамга чыкканда кроссовкилар уңайлырак булачак.

Әлеге төп кирәк-яраклардан тыш, кызларга – бантик, колготки, малайларга галстук, чалбар эченнән кияргә трико, каеш та кирәк булачак.

Канцелярия товарларын алдан алып куярга ашыкмасагыз да була. Кайбер укытучыларның үз таләпләре дә булырга мөмкин. Хәзер кибетләрдә кытлык юк, кирәкмәгән әйбер алганчы, белеп алуың хәерле.

Фотода Зәй шәһәреннән Яна һәм Ксения Верясевалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев