Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгеч «омикрон»ның кеше организмына күзләр аша керә алуын әйтте

Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч

Эксперт белдерүенчә, «омикрон» кеше организмына күзләр аша да керә ала.

Конъюнктивит белән коронавирусның омикрон-штаммы арасында бәйләнеш булуы ачыкланган. Инфекциянең кеше организмына күзләр аша да эләгә алуы турында «ДНКОМ» молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Андрей Исаев белдерде.

«Шәхси күзәтүләрем буенча, октябрь аенда „дельта“ белән авырып, гыйнварда кабат коронавирус кичергән пациентлар бар. Мөгаен, бу нәкъ менә „омикрон“ булгандыр», — ди ул ТАССка биргән интервьюсында.

Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч.

Шул ук вакытта «дельта» һәм «омикрон» билгеләре тиешенчә тикшерелмәгән дип саный эксперт.

Алдарак Бангладеш тикшеренүчеләре «омикрон» белән авыручы пациентларның 70 проценттан артыграгында томау күзәтелә дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде.  

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X