Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәчели дәдәй (Балачак хәтирәсе)

1949 ел иде бу, минем Шыкмай мәктәбенең дүртенче классында укыган чагым.

Укытучы Мөгыйнә апа ашыга-ашыга класска кереп, идәнне себерергә, кара тактаны сөртеп куярга кушты да тагын кызулап чыгып китте.

- Райуннан вәкил килгән! - диде кайсыдыр укучы.

Ниһаять, кыңгырау шалтырады. Без, малай-шалай, төбәктән килгән абый безгә кермиме икән, дип ишек ярыгыннан карыйбыз. Укытучылар берәнсәрән классларга тарала. Безнең апа һаман күренми. Димәк, вәкил абый безгә керәчәк.

- Килеп җитәләр! - дип пышылдады Хәйрулла.

Шыпан-шыпан парта арасына кереп басабыз. Ишек ачыла. Алдан апа, аның артыннан вәкил абый керә.

- Арумысез, балалар! - ди вәкил абый һәм иң арткы партага уза, анда бер урын буш. Әхмәтзәки чирләп, өендә ята.

Апа, безгә утырырга рөхсәт итеп, сыйныф журналын ача да, кемне такта янына чакырырга икән дигән кебек, каләмен исемлек буйлап йөртә. Мин апа кулындагы каләмнең чак-чак кына дерелдәгәнен күрәм, чөнки иң алгы партада утырам. Укытучыбыз каушый. Каләм минем фамилия турында калтырый. Юк, мин курыкмыйм, мондый чакта Мөгыйнә апа белә ул такта янына кемне чакырырга кирәклеген. Безнең Усманова Фәһимәбез бар. Каләм калтырый-калтырый минем фамилияне узып, аскарак төшеп китте.

Класста шылт иткән тавыш та ишетелми. Безнең турыда, бигрәк тәртипле сыйныф икән бу, дип уйлый торгандыр инде вәкил абый.

- Узган дәресне кабатлыйбыз! - диде апа һәм каләм Усманова фамилиясендә туктый...

Фәһимә чәтелдәтеп сөйләде, апа аңа "бишле" куйды. Аннан соң апа Рәзинәне такта янына чакырды, ул да яхшы җавап бирде.

Аллага шөкер, дәрес әйбәт кенә узып китте.

Дәресләр бетүгә үк без сугыша-сугыша, шаулаша-шаулаша таралдык. Безнең туры гына өйгә кайтканыбыз юк. Букчаларга утырып, таудан шуабыз. Ул көнне дә бишмәтләр, туннар шакыраеп катканчы Ләпәйләр тавында уйнадык.

Мин ачыгып, кайтып кердем дә букчамны сандык өстенә ыргыттым. Һәм шунда өстәл янында чәй эчеп утыручы вәкил абыйны күргәч:

- Әни, ашарга бир! - дип кычкырырга ачылган авызым ачык килеш калды.

Исәнләшергә дә онытып, тиз генә өйдән сыпырттым. Бераздан, әтигә ияреп, теге абый ишек алдына чыкты.

- Улым, бар тиз генә ашап чык та, Василий Андреевичны Зичәбашка хәтле озата барырсың. Ул юлны белми! - диде әтием.

- Мин әле аңа Василий Андреевич түгел, Бәчели дәдәй! - диде вәкил абый.

Керәшен авылында үскәнгә, мин Василийның - Бәчели, Михаилның - Микайла, Егорның - Җәгүр икәнен беләм.

- Бәчели дәдәңне озатып куярсың! - дип төзәтте әти.

Мин аннан-моннан капкалап, ишегалдына чыктым:

- Киттек, Бәчели дәдәй! - дидем.

Зичәбаш авылына юл карурман аша уза. Мин ул юлны кырыкмаса кырык узганым бар. Урман сукмакларын яхшы беләм. Чөнки без Зичәбашта 1945 елга чаклы яшәдек. Әти белән әни шул авылда укытканнар иде.

- Әйдә, җегет, караңгы төшкәнче сиңа кире кайтып җитәрлек булсын! Караңгыга калсаң, куркырсың! - диде вәкил дәдәй.

Кыюланып: "Мин курыкмыйм!" - дип әйтеп салдым.

- Батыр малай икәнсең!..

Урман буйлап сөйләшмичә генә барабыз. Барган саен агачлар куера. Ботакларда кар мендәрләре асылынып-салынып тора. Корыган имән башында тирән уйга чумган козгын утыра. Урман чыпчыклары тырыша-тырыша миләш чүплиләр.

Вәкил дәдәй борын эченнән генә көйли башлады. Без килгәнне күреп бугай, козгын, канатларын җилпеп, ялкау гына очып китте. Бәчели дәдәй карганы күреп елмайды да, кычкырып такмакларга тотынды:

- Карга әйтә: кар-кар!

Мичтә бәлеш бар-бар!

Алып кына таяр идем,

Сакчылар бар-бар!

Һе, менә сиңа вәкил абый! Әлли нинди кызык такмаклар белә. Якында гына

Тукран тукылдавы ишетелә. Бәчели дәдәй тагын такмакларга тотынды.

- Тук-тук, тукран!

Тукылдатып утырам!

Мичтә бәлеш пешә икән,

Шуны көтеп утырам!

Мин рәхәтләнеп көлә башладым.

Калын урманны ничек чыкканыбызны сизми дә калдым. Ләкин Зичәбаш авылы күренми әле, ул тау астында.

- Җарар, үскәнем, - диде Бәчели дәдәй. - Бар, син кайт инде. Караңгыга калырсың. Күп-күп рәхмәтләр сиңа, батыр малай! Мин үзем генә китим. Авылга хәтле ничек барасын аңлатып бирдем. Ул аркамнан сөйде дә, җиңел атлап, Зичәбаш ягына китте.

Бу хәлдән соң шактый вакыт үтте һәм, башлангыч мәктәпне үз авылымда тәмамлап, күрше Бишавыл мәктәбендә бер ел укырга йөрдек. Мин алтынчы класска килеп җиттем. Быел геометриядән яңа укытучы керәчәк икән.

- Ныу, эләккәнсез икән, Зингаров усал ул! - дип, җиденчеләр безне куркытып куйды.

Өченче дәрестә шул яңа укытучы керергә тиеш. Нинди икән ул, кара кашлы, бик төксе кешедер, дип көтәбез. Кемдер: "Килә!" - дип кычкырды.

Парталар арасына кереп бастык. Класс ишегенең ачылуы булды, мин кычкырып җибәрә яздым. Култык астына китаплар, циркуль, туры сызгычлар, әлли нинди өчпочмаклы нәрсәләр кыстырып, теге вәкил абый - Бәчели дәдәй килеп керде. Их, белгертергә иде бит бөтен сыйныфка. Күрегез, көнләшегез, мин геометрия укытучысы белән күптәннән таныш! Юк, кычкырып булмый шул, уңайсыз. Шулай да аны карурман аша Зичәбашка озатып куюым турында күршем Сандырга сөйләмичә булдыра алмадым. Усал түгел ул Бәчели дәдәй.

- Билгеле! - диде Сандыр. - Элеккеге танышлылыгыз өчен ул сине яклаячак!

Зингаров абый исәнләште дә класска күз йөртеп чыкты һәм журналдагы исемлек буенча берәм-берәм безнең белән таныша башлады. Минем арттагы партадан сузыла-сузыла үземне күрсәтәсем: вәкил абый, Бәчели дәдәй, кара инде, күр инде, бу бит мин, теге, сине озата барган батыр малай, дип кычкырасым килде.

Юк! Укытучы әллә мине танымый, әллә күрми инде, һич кенә дә миңа игътибар итми. Тизрәк минем фамилиягә җитсен иде. Ул минем фамилиямне әйтеп тә бетермәде, бар көчемә:

- Мин! - дип кычкырдым.

Укытучы нидер хәтерләгәндәй, исемлеккә бертын карап торды да башын күтәрде. Мин авызымны колагыма хәтле җиткезеп, елмайдым. Бәчели дәдәй, хәтерлисеңме мине, дигәнне аңлатырга тиеш иде бу елмаю.

Уйларымны белгән кебек, Бәчели дәдәй:

- Ә-ә, хәтерлим, хәтерлим, - диде. - Син бит өченче елны мине урман аша

Шыкмайдан Зичәбашка озатып куйган идең!

Бөтен укучылар да миңа борылып карады. Бу вакыттагы гоурлыгымны белсәгез, бу чактагы шатлыгымны күрсәгез икән! Һәр укучының да минем урында булырга теләгәнен мин яхшы сиздем. Уен эшмени, геометрия-математика укытучысы синең иң якын танышың булсын әле!

- Ие, мин озаттым шул! - дидем.

Аннары "әтиең ничек?" дип сораштыра башлар дип уйлаган идем, тик укытучы:

- Ярар, утыр! - диде дә, журналга иелде.

Дәрес бетүен мин зарыгып көттем. Геометрия турында укытучының нәрсә сөйләгәнен дә, өйгә нинди эш биргәнен дә тыңламадым. Математика укытучысының Бәчели дәдәй булуы уйларымны чуалткан иде. Ниһаять, кыңгырау шалтырады. Укытучы саубуллашып чыгып китте. Ул китүгә мине малайлар урап алды.

- Синең эшләр шәп, малай, болай булгач, математикадан сиңа куркыныч булмас! - дип алдан ук яхшыга юрап куючылар да булды.

Берничә көннән соң Бәчели дәдәй өйгә эшне тикшерә башлады.

Геометриядән өчпочмакның яклары, почмаклары турында өйрәнеп килергә бирелгән икән. Башкалар курка. Минем ис китми! Белсәм, белмәсәм дә Бәчели дәдәй тартып-сузып булса да "өчле" куяр әле, дип өметләнәм.

Бер укучы җавап бирә алмады. Икенчесе дә. Бәчели дәдәй ачуланмый, кычкырмый гына "икеле"ләрне журналга тезә бара. Өченче укучы Сандыр ялгыша-ялгыша булса да сөйләде.

- "Өчле" куям! - диде укытучы - Майлы "өчле" сиңа Сандыр Пилипов! Александр Филиппов!

Бәчели дәдәй үзе Туңылҗа керәшене, ул һәрвакыт сүзләрне үзенчә әйтә.

"Майлы өчле" дигәнен "плүс өчле"не аңлата. Төпле "өчле".

Дүртенче булып, такта янына мин чыктым.

- Җә! - диде ул елмаеп. - Батыр малай Ырабит, дәресне үзләштердеңме? Сүләп кара! Менә сыя өчпочмак! Сүлә! Бу нинди өчпочмак? Кайда аның катетлары, гипотенузасы?

Мин өчпочмакны кулыма тотып, катып калдым. Ык иттем, мык иттем, бер сүзсез калганчы дип, вакыт сузу өчен, бер сүзне ун кабатлап, сөйли башладым.

- Өчпочмак ул… өчпочмак ул, өч почмаклы булганы өчен "өчпочмак" дип атала.

Кемдер пырхылдап куйды.

- Дөрес! Батуллин! - диде Бәчели дәдәй. - Алга таба сөйлә!

Алга таба сөйләр сүзем юк иде. Ул, миңа ярдәм итәргә теләп бугай:

- Гипотенузасы кайда? - дип сорады.

Мин ян кырын күрсәттем. Кайсысыдыр тагын пырх итте. Мин ялгышуымны аңлап, тиз генә өчпочмакның аскы кырына төрттем. Барысы да шаркылдап көлә башлады. Бәчели дәдәйнең елмаюы юкка чыкты.

- Сәгыйдуллин Рәсүл! - диде ул. - Өчпочмакның катетларын, гипотенузасын күрсәтеп бир әле Батуллинга!

Рәсүл шалт-шолт сөйләде дә урынына утырды.

- Сәгыйдуллин, сыя "бишле" куям! Ә син… - укытучы минем якка борылды. - Син укымагансың, дәрестә тыңлап утырмагансың, үскәнем, дәресне үзләштермәгәнсең… Бу сыя әниең пешергән өчпочмак түгел, геометриядәге өчпочмакны аны дәрестә тыңлап утырсаң, өйдә әзерләнсәң генә ашап була…- ул каләмен алып, журналга иелде. - Син мине курыкмыйчан карурман аша Зичәбашка хәтле озата барган иең… Тик барыбер мин сыя "5" куя алмыем бит!

Мин иркен сулап куйдым. Димәк, укытучы миңа бернинди дә билге куймаячак. Эчемә җылы йөгерде. Ул "икеле" куймыйча, журналга төртке генә куяр да бетте-китте. Каләм минем фамилияне эзләп тапты.

- Утыр Ырабит Батуллин! Сыя "неуд"! Неудның ни икәнен беләсезме, балалар?

- Юк! Белмибез! - диделәр беравыз-

дан.

- "Неуд" - ул не удовлетворительно, ягъни "берле" дигән сүз! - диде Бәчели дәдәй.

Мин күз кырыем белән генә журналга карадым. Зингаров абый, бөтен балалар күрсен, дигән кебек, шакмакларыннан чыгара-чыгара зу-ур итеп "берле" куйды. Хур итте бит Бәчели дәдәй, хурлар итте. Җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Комачтай кызарып, урыныма барып утырдым…

"Таләпчән" сүзе күп вакытта "усал" сүзе белән алмаштырыла. Зингаров Василий Андреевич "усаллар" исемлегенә керсә дә, без аның кемгә булса да кычкырганын ишетмәдек, кемне дә булса әрләгәнен күрмәдек. Ул әзерлексез килгән ялкау, игътибарсыз укучыны оялта, кызарта торган иде.

Ул берәр начар укучының дәфтәрен өскә күтәрә дә:

- Контроль эшен нинди чиста, матур итеп эшләгән Бикбаев Әлфәрит, - ди. - Җавап та дөрес чыккан. "Биш" куярга була…

Дәфтәр хуҗасы канәгать.

- Тик мин аңа "икеле" куйдым. - Чөнки ул күршесеннән - Әгъләметдиновтан күчергән. Дөрес күчерсә бер хәл, минус "2ав" урынына плүс "2а" куйган. Җавап барыбер дөрес чыккан…

Ул синең кызганыч бер бәндә икәнеңне исбатлый. Син аңа үпкәләмисең. Эчтән генә ачынып-ачынып үзеңнең ахмаклыгыңны, ялкаулыгыңны сүгәсең…

Мәктәпне тәмамлаганга 63 ел узды. Ләкин күңелнең иң түрендә 63 ел түгел, гасыр да оныттыра алмаслык булып, укытучым Бәчели дәдәй - Василий Андреевич Зингаров урын алган.

"Берле", "икеле" куюга килгәндә, язма эш вакытларында иң каты, иң усал укытучыны ни өчен гомерлеккә яратканмындыр. Кырыс, ләкин гадел булуына күрәдер.

Аттестатка дәүләт имтиханнары тапшырганда ул төбәктән килгән комиссиягә сиздермичә генә зәгыйфьрәк укучыларга ярдәм итә торган иде. Шулай итеп, без аттестат алып чыктык. Чыгарылыш кичәсеннән соң, Бәчели дәдәйне кочаклап җыладык. Математика фәннәре буенча укытучыларыбыз бик көчле иде. Бәчели дәдәй янында тагын Иван Яковлевич Иванов, Владимир Васильевич Тихонов, Пидучия апа Федотова. Безнең мәктәпне тамамлаган күп кенә укучылар физматларга, техник институтларга кереп укып чыктылар.

Әдәбият укытучыларыбыз Екатерина Ивановна Зингарова, Мәрвәрия апа Җиһаншина, Рина апа Петрова-Сираҗетдинова. Сәгъдия Лотфыевна, Лев Яковлевич Ермолаев, Михаил Ильич Петровларның шәкертләре атаклы артист, язучы, спортчы булып киттеләр.

Владимир Тихонов, Лев Яковлевич Ермолаев белән Рина апа исән әле, шөкер. Аларга озын гомер телим. Монда искә алынганнарның күбесе күптән гүр иясе булды, урыннары оҗмахта булсын!

Рабит Батулла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев