Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахтада килен-кайнана мөнәсәбәтләре турында спектакль куйдылар

Спектакльне Әниләр көне уңаеннан әзерләгәннәр.

Чистай районының Бахта авылы клубы каршында эшләп килүче "Мизгел" театраль берләшмәсе әзербайҗан драматургы Мәҗит Шамхалов әсәре буенча куелган "Кайнана" комедиясен күрсәтте. 

Спектакльнең режиссеры – Светлана Малышева. Рольләрне авыл халкы үзе башкарды. Репетицияләр октябрь азагында башланып киткән булган.

"Кайнана" комедиясенең тематикасы бүгенге көннәрдә еш очрый торган – килен һәм кайнана арасындагы киеренкелек турында. Сюжеты бик гади булган әлеге әсәр тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән теләсә кайсы чор өчен актуаль. Җәннәт исемле кайнанага яшь килене Сәгыйдә ошамый. Җәберләүләргә түзә  алмыйча, Сәгыйдә өйдән китә. Илдар исемле гаилә дуслары усал кайнана янына Афәт дигән артистканы яңа килен итеп китертеп, кайнананы акылга утыртырга җыена. Җәннәт үзенең килене Сәгыйдәне сагынып, саргаеп төшә һәм аны кайтарырга тели. Яшь гаилә башлыгы Аяз каршылыкларны җиңеп, Сәгыйдәне әнисе белән дуслаштыра. 

Спектакльдән соң бахталылар инде фикерләре белән дә уртаклашырга өлгерделәр. "Бик күңелле булды. Карамаган булсагыз, үкенерсез. Кызлар, сезгә уңышлар!", – дип теләп язганнар уйнаучыларга авылдашлары.

Алга таба спектакльне башка авылларда, мәсәлән, күрше Ишәле, Актауда да күрсәтергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев