Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта клубы методисты Анна Акманова авыл өчен ярты миллионлык грант откан

Бу хакта районның культура бүлеге хәбәр итте.

Чистай районының Бахта авылы клубы методисты Анна Акманова Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан оештырылган грантлар конкурсында туган авылы исеменнән проект тәкъдим иткән һәм зур күләмдә грант откан.

Проектның исеме – “Тарихи мирас һәм бүгенге көн – Татарстан авылларында музей”. Ул тарихи материаль һәм нематериаль байлыкларны саклап калуга юнәлдерелгән.

А проектның асылы нидән гыйбарәт соң? Бу хакта Анна Владимировнаның үзеннән шалтратып сорадык.

Авыл уртасында, клубтан ерак түгел, иске кибет бинасы бар. Ул хәзер ташландык инде. Аны музей итәргә дигән фикер килде. Чөнки безнең клубта музей өчен бер кечкенә бүлмә генә каралган, ә экспонатларыбыз шактый. Шуңа, авыл халкына да файдасы тисен дип, шушындый инициатива белән авылдашыбыз Алексей Ефимович чыкты. Авыл халкы бу идеяне тиз күтәреп алды. Һәм без, авылның мәдәният хезмәткәрләре, күрше авылда мәктәп директоры булып эшләүче Любовь Шишкова һәм берничә волонтер утырып, грант яздык, – дип сөйләп китте ул.

Откан грантның суммасы – 462 271,68 сум. Әле район администрациясе, авыл советы, авыл халкыннан җыелган күләмле сумма да бар икән.

Узган якшәмбе авыл халкы белән җыелдык. Нәрсәдән башлап җибәрергә эшләрне – шуны уйладык. Беренче чиратта, бинаның үзен төзекләндерәсе бар. Ишекләрен, тәрәзәләрен, җылыту системасын, утларын карыйсы бар. Июньгә кадәр косметик ремонт та ясап җитешәсе иде. Аннан музей җиһазларын, техникасын кайтартасы була (проектор, ноутбук, экран һ.б.) – грант акчасын шуңа тотачакбыз. Ә июль-августка таба экспонатларны да урнаштыра башлаячакбыз, – диде Анна Владимировна.

Бахта музее, чыннан да, бай. Анда архив документлар, иске пластинкалар, милли кием-салымнар һәм якташлары Вера Минкина турында күп мәгълүмат тупланган.

Бу зур эштә Бахта халкы материаль яктан гына түгел, физик яктан дә ярдәм итәргә әзер. Алда әле зур эшләр башкарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев