Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта авылы зиратында зур өмә ясаганнар

Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы.

Чөнки, барлык кешегә дә, кайчандыр, шунда барасы. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен күбрәк аңлыйсың, һәм әлеге эшнең изгелеген дә ныграк тоясың.

 “Зиратлар –авыл халкының йөзе ул. Без аларны тәртиптә тотарга бурычлы. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Буген, авылыбызның зиратында бик зур өмә оештырылды. Килгән халык бик күп иде. Барысы да зираттагы корыган агачларны, үләннәрне җыйдылар, җирне тырмалап матурлап калдырдылар”, – дип яздылар Чистай районының Бахта авылыннан.

Фотолар Бахта авылы клубы хезмәткәрләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев