Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Батырлар даны мәңгелек

Бүген Мамадыш районы Усали урта мәктәбендә Әфган сугышында һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Даниловны искә алдылар

Аңа нәкъ менә бүген, 15 март көнне, 55 яшь тулган булыр иде.
Иван Данилов районыбызның Владимир авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамалагач, 1979 елда урта белем алу өчен Усали мәктәбендә укый башлый. 20 яшьлек егетнең биографиясе кыска. Урта мәктәптән соң Лубян урман хуҗалыгы техникумында белем ала. Аннары Әфганстан...
Быел Әфганстан республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышлап, Иван Даниловның бертуганнарын мәктәпкә очрашуга чакырган идек. Искә алу кичәсендә Афанасий, Нина, Демьян Даниловлар катнашты. Татарстанның атказанган урманчысы Афанасий Михайлович Данилов сүзен болай дип башлады: “Усали мәктәбе безгә бик якын. Без семьяда 6 бала үстек. Алтыбыз да урта белемне шушы мәктәптә алдык. Безгә биредә бик көчле, зыялы укытучылар белем бирде. Энемне зурлап искә алып торганыгызга зур рәхмәтемне әйтәсе килә. Очрашуга без бик теләп кайттык”.
Класс сәгатендә шушы очрашуны искә алдык, фотолар карадык. Иван Даниловның бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева юллаган хатны кабат укып чыктык. Кабат күзгә яшьләр тыгылды. Нина Михайловна сөйләгәннәре дә күңелдә калды. Энесе Демьян Михайлович алып килгән Әфганстаннан кайткан фотоларның, хатларның үзебезгә копиясен алып калган идек. Аларны кабат карап чыктык.
“Каннарыннан шыткан чәчәкләр
Һәйкәл булып мәңге үсәрләр,
Юк, батырлар үлми, аларны
Йөрәкләрдә саклый исәннәр”.
Батыр Иванның әтисе белән бертуган тутасы Татарстанның атказанган укытучысы Марина Афанасьевна Григорьева Әфганстанда 1984 елның 17 февралендә гомере өзелгән энесенә багышланган шигырьдән бер өзек бу. Батырлар даны мәңгелек. Аларны онытырга хакыбыз юк.

Лидия Пасыева, Мамадыш районы Усали авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев