Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бас әле станокка, станнары станда...

Декоратив сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе – бизәкле туку.

Үз заманында Идел буе халыкларының барысы да тукыма тукыган. Туку эше ул вакытта көнкүрешкә кирәк өчен башкарылса, хәзер инде декоратив сәнгать төре булып калды. Керәшен, удмурт, мари, чуваш, татар — барысы да бер-берсенә охшаш итеп тукыганнар, әллә нинди зур яңалыклар белән аерылып тормаганнар. Чөнки алар аралашып яшәгәннәр, үрнәкләрне бер-берсеннән алганнар, күчергәннәр. Суккан бизәк бары тик аерым бер халыкныкы гына дип әйтә торган түгел. 

Туку һәм сугу сүзләре икесе дә бер мәгънәне аңлата, ягъни станокларда кулдан тукыма булдыру. 

Әлеге язмада керәшеннәргә аеруча якын булган туку техникаларын, станнарны һәм бизәкләрне барларбыз. 

Туку техникалары, бизәкләре
Идел буе халыклары, шул исәптән керәшеннәр дә, туку һөнәренә бик борынгы заманнарда ук ия булганнар. Археологик тикшеренүләр болгарларда туку эшенең алга киткән булуы турында сөйли. Туку техникасы һәм коралларына караган атамаларның — терминологиянең бик җентекләп эшләнгән булуы да моның тамыры бик ерактан килүен раслый. 

Бистәрләр, күлмәкләр, алъяпкычлар, билбаулар җитештерү өчен, керәшеннәр, Идел буе халыклары кебек үк, төрле туку техникалары кулланган: шакмаклап, буйга һәм алмалап сукканнар. Керәшен көнкүрешендә иң күп кулланылган һәм иң күп сугылган тукыма төрләреннән алачаны күрсәтергә кирәк. Алача — өйдә шакмаклап суылган тукыма. Ашъяулыклар, тастымаллар, чаршаулар гадәттә, алачадан була. Кием-салымга да тотыла: күлмәк-ыштан, алъяпкычлар алачадан тегелгән. Алачаларның буенда да, аркавында да төрле төстәге җепләр, билгеле бер тәртип белән, буй-буй булып чиратлашып килеп, чуар шакмак рәвешендәге бизәкләр ясала. Шакмакны вак итеп тә, эрерәк итеп тә сукканнар. Алача сугу әллә ни катлаулы булмаса да, бизәкләп тукуның үз үзенчәлекләре булган.

Суккан чагында, бер аркылы һәм бер буй җебе бар. Техникасында буй җепләрне аркылысына тыкканда, чүпләп алып, арасына кыстырырга кирәк. Шуңа да, чүпләп сугу дип атала. Бизәкләрне алма дибез. Бу бизәкләр бер-берсенә ябышып, бер-бер артлы бармаганнар, ә аеры-аеры алма булып торганнар. Мәсәлән, алмалы алъяпкычлар. Техникасында җепләрне аралап алырга, алмаларга кирәк. Шуның өчен дә, алмалап сугу дип атала. Бу төр сугу да барлык халыкларда да бар.

Бизәкләргә килгәндә, арасында ромбалар да, X, Z рәвешендәгеләр дә, кач яисә йолдыз сыман фигураларны да еш күрергә була. Аларның бербөтен композициягә тезелү, теркәлү формалары да күп төрле: я бер-берсе белән кисешәләр, яисә йомык хәлдә бер үзәк эченә камалып, катлы-катлы булып киләләр. Геометрик бизәкләрнең реаль чынбарлыктагы нинди күренешләрне чагылдыруын бүгенге көндә инде белеп булмый. Бәлки, кайчандыр чыннан да, бу бизәкләр ниндидер бер көчкә ия булгандыр...

Осталар
Тукыганда осталыклар төрлечә булган. Алмалап сугу, бигрәк тә, төрле төсле итеп эшләгәндә бик авыр булган, теләсә кем башкара алмаган. Алабуга төркемнәрендә очраган тукымаларда күренгәнчә, аларны яшелле, зәңгәрле, сарылы, якты төсле җепләрдән эшләгәннәр. Боларның һәрберсен аеры-аеры алмаларга, чүпләргә кирәк булган. Осталык соралган. 

Осталарның куллары, күзләре шулкадәр өйрәнгән ки, алар тукыманың нинди ысул белән эшләнелгәнен тиз аңлап алганнар. Мәсәлән, керәшен түтие базарда бер удмурт хатынының алъяпкычын күрә дә, нәкъ тә шуңдыйны үзендә булдыра. Бер-берсеннән алу, күчерү дигәне шул инде. 

Удмуртларда, бу уңайдан, кызыклы гына бер йола да бар. Алардагы алъяпкычларның кыр-кырларын карасаң, кечкенә генә чуклар асылынып тора. Әле 1, 3, 5 булырга да мөмкин алар, тезелешеп торалар. Бу чуклар әлеге алъяпкычның бизәген хуҗасыннан ничә кешенең сорап, үзенә күчереп алганын күрсәтә. Хатын-кызларның киемнәрендә, алъяпкычларында мондый чуклар күп булса, димәк, бу башкаларга да туку буенча мастер-класс күрсәтә алырлык оста булган. Шуны билгеләп, ул үзенә чук тагып куйган. Керәшеннәрдә мондый йоланың барлыгын билгеле түгел. 

Тукыма төсе
Туку өчен, гадәттә, киндер һәм киҗе-мамык җеп кулланыла. Йон җеп сирәгрәк, аерым төр бизәкләрне сукканда гына кертелә. Тукыган чагында төрле төсле җепләр кулланылган. Керәшендә, күп очракта, кызыл төс булган. Ашъяулыклар, тастымал, бистәр башлары — кызыл. Жепләрне ману өчен, гадәттә, табигый буяулар — төрле үлән сулары, тамырлары, каерылары кулланыла. ХIХ гасыр азакларыннан башлап, ярминкә, базарларда ясалма — химик (анилин) буяулар да күренә һәм туку эше осталары тарафыннан файдаланыла башлый. 

Тик ул буяу тиз чыга, тукыма уңа торган була. Табигать белән якын булган әбиләр ул буяуларны да ныгытканнар. Мәсәлән, каен яфрагын кайнатып, сары анилин төсне ныгытканнар. Шулай итеп, хатыннар җепләрне үзләре манып, бизәкләп, шакмаклап, буйга тукымалар сукканнар. 

Матрас тышлары, тастымал башлары — буйлы-буйлы. Эшкә диеп тупас җепләрдән сугылган алъяпкычлар — полосалы. Бәйрәмгә, кызларга дигән алъяпкычлар, бистәрләрне яхшы сыйфатлы, иң соңгы таралыштагы җитеннән бизәкләп сукканнар. 

Җитенне дә, киндерне дә үзләре эрләгәннәр. Кыз баланы 7 яшьтән бирнә әзерләргә утыртканнар. Беренче тараганнан соң тупас булып калганнарын, кулы, бармаклары өйрәнсен дип, яшь кызларга эрләткәннәр. Ул тупас җепләр капчыклар, кул тастымаллары сугарга яраган. 

Станнар 
Элек хатын-кызларга тормыш кирәк-яраклары өчен дистәләрчә аршын тукыма тукырга, озак вакытлар киндер сугу станы төбендә утырырга туры килгән. Һәрбер өйдә дә станок (керәшеннәр стан дигән) булган. Ул җәйгелектә түбәгә, чормага меңгереп куелган. Көзен икмәкләр сугып бетергәч, өйгә корып куйганнар. Станнар зур булганнар, ул вакыттагы кечкенә өйнең яртысын диярлек биләп торганнар. Гади станнар өй стенасына гына кадаклап куелган. Кыш буена, язгы эшләр башланганга кадәр хатын-кыз тукыма суккан. Бер көнлек, еллык итеп кенә түгел, запас белән сукканнар. 

Бу эш стан артында сугып утыру белән генә төгәлләнми. Тукымаларны агарту, чистарту, йомшарту эшләре дә башкарылган. Яз көне кар суында каен көле кайнатып, шуңа киндер, җитен салып торганнар. Яр буенда, чиста суда суга-суга бәләкләп чайкаганнар, кояшта киптергәннәр. Аннары бәләкләр белән сугып йомшартканнар. Аннары гына тегү эшләре башланган. Бистәрнең, мәсәлән, баш-башлары бизәкләп сугылган. Урта өлеше булдыра алганча агарткан киндердән булган. Шуларны бергә ялгап тегеп озын бистәрләр ясаганнар. 

Бистәрләрдә — күңел җылысы
Хатын-кыз үзенең күңел җылысын, изге теләкләрен кулы аша бистәр-тастымалларга күчереп, башкаларга җылылыгын өләшкән. Фәнни телдә әйтсәк, уңай энергиясен. Шул җылылык кешеләрне бер-берсенә якынайткан, җыйган, туплаган.

Гади генә итеп, буй-буй сугылган кызыл башлы бистәрләрне — көндәлек тоту өчен — бит-күз, баш-тән сөртергә дип әзерләгәннәр. Кыска гына итеп, буй-буй сукканнарын тастымал дип йөрткәннәр, алары кул, савыт-саба сөртергә, ашамлык өстенә капларга әзерләнелгән. Әле тагын махсус сугылган озын тастымаллар булган. Алары — аш-су вакытында алга ябу өчен (кунаклар өчен).

Санап кителгән бистәр-тастымаллардан тыш, әле тагын матурлап чигелгән, чүпләмләп (бизәкләп) сугылган бистәрләр дә күп булган. Аларны өй бизәү, бүләк итү, төрле ритуал вакыйгалар өчен әзерләгәннәр, бервакытта да бит-кул сөртмәгәннәр. Алар, күбрәк, талисман, саклавыч ролен үтәгәннәр. 

Андый максаттан булмасалар, кеше гомере — туганнан башлап гүргә кергәнчегә чаклы бистәрләр белән бәйләнештә булмас иде. Яңа туган сабыйны иң матур бистәргә салып сөрткәннәр, кадерле кунакларны бистәргә куелган ипи-тоз белән каршылаганнар, өйнең түрен — тәре алдын бизәгәннәр, чиркәүгә бүләк иткәннәр, туйларда атларның дугаларын бизәгәннәр, кияү егетләре иңсәсендә иң матур бистәрләр булган. Кеше үлгәч тә, истәлеккә бистәр өләшкәннәр. Бу традицияләрнең кайберләре әле бүген дә яши, әмма суккан-чиккән бистәрләр генә замана бистәрләренә алышынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев