Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»не нагайбәкләр алкышларга күмде

31 октябрь-1 ноябрь көннәрендә Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрнең культурасына багышланган форум һәм фестиваль уза.

31 октябрьдә Фершампенуаз авылында «Көньяк Урал нагайбәкләре» темасына өлкәкүләм форум узды. Анда Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург шәһәрләреннән һәм Нагайбәк районыннан мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, тарихчылар һәм студентлар катнашты. Шулай ук, форумда Татарстан республикасы керәшеннәре дә чыгыш ясады. 

Шул ук көнне, кичен «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле нагайбәкләргә «Гөргөри кияүләре +» театральләштерелгән тамашасын күрсәтте.

Нагайбәк карендәшләребез «Бәрмәнчек»не бик яратып кабул иттеләр, спектакльдән соң алкышларга күмделәр. 

«Җаннарыбызны җылыттыгыз, тәннәребезне яшәрттегез, канатларыбыз булса, очып кына китәр идек. Яшь чакларыбызны искә төшердегез, без шулай туй итә идек. Чын керәшен туе!» — дип сокланып сөйләде спектакль караган тамашачы. 

Данлыклы Гөргөри дәдәй ролендә Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов уйный. Ул тудырган Гөргөри образы да халык күнеленә хуш килде. Ә инде Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьеваның Палый түти ролен оста уйнавына тамашачы гашыйк булды.

Шуны да искәртергә кирәк, ансамбльнең солисткасы Юлия Туктарева (Савельева) — нагайбәк кызы, ул Остроленко (Сарашлы) авылыннан. Бу кичне нагайбәкләр үзләренең якташлары Юлиягә сокланып, горурланып утырдылар. 

Бүген, 1 ноябрь көнне, Кассель поселогында традицион «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы булачак. Биредә нагайбәк һәм керәшен халык ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев