Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» Чистайда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ачты

27 январь Чистай шәһәренең мәдәни-ял итү үзәгендә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ачу тантанасы узды.

Кичәне җирле артистлар катнашындагы “Халыклар дуслыгы белән көчле” дигән пролог ачып җибәрде. Аннан, сәхнә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артистларына күчте.

Иң беренче булып, залда утыручыларны Чистай районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Ул Дмитрий Иванов – Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән “Бәрмәнчек” коллективына һәм аның солисты Александр Игнатьевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Бәрмәнчек” коллективы Идел буе халыкларының культурасына багышланган зур программа күрсәтте.

Сәхнәдә борынгы керәшен көйләре һәм заманча җыру-биюләре дә булды. Шулай ук, артистлар рус, татар һәм башка халыкларның да мәдәни үзенчәлекләрен матур итеп күрсәтте. Зал һәр чыгышлары саен кул чапты. Солистларның, биючеләрнең, оркестр музыкантларының чын профессионаллар булуы һәм, әлбәттә, туры китереп тегелгән костюм-образлары да таң калдырды, – дип сөйләде тамашаны карарга килгән Камилла Михайлова.

Концерттан соң Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимов барлык килүчеләргә һәм “Бәрмәнчек” коллективы артистлары һәм җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чыганак, фото: Камилла Михайлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев