Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага дәүләт бүләге тапшырылды

Аңа Татарстан республикасы президенты указы белән «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү турындагы указ имзаланган, дип хәбәр иткән идек.

Халыклар бердәмлеге көнендә "Казан-Экспо"ның концертлар залында "Безнең йорт – Татарстан" республика этнокультура фестиваленең гала-концерты узды. 

Аның кысаларында җыр-бию коллективларының җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары һәм автор җырлары башкаручы егермегә якын кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Элмира Кашапова да бар иде. Сентябрь азагында аңа Татарстан республикасы президенты указы белән "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелү турындагы указ имзаланган, дип хәбәр иткән идек. 4 ноябрьдә Эльмира Кашаповага шушы дәүләт бүләгенең медален Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тантаналы рәвештә тапшырды.

Элмира Вафичевнаны тәбрик итәбез һәм алдагы эшендә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Фото: Владимир Васильев, Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев