Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Россия Президентын сайлый һәм концертлар куя

Сайлау көннәрендә керәшеннәрнең йөзек кашы булган “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең эше бик тыгыз.

Алар актив рәвештә үзләренең сайлау участокларына барып тавыш бирәләр. Үзләренең фотолары белән дә бүлештеләр. "Бәрмәнчек"тәге ягымлы кызыбыз Снежана Абрамова сайлау участогы алдында фотога төшкән. 

Рузил Вәлиев сайлау участогында.

Юлия Туктарова тавыш биргәч.

Шулай ук, ансамбль ике көн дәвамында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, көненә икешәр тапкыр концерт та күрсәтә. Халык, сайлау участокларына барып, тавыш биргәннән соң, сайлау браслетлары белән мәдәни үзәккә килеп, керәшен культурасы белән таныша ала. 

16 март көндезге 13.00 сәгатьтә мәдәни үзәккә күзгәзмәләр һәм "Бәрмәнчек" ансамбле концертын карарга килгән тамашачыларның берсе - чыгышы белән Кайбыч районыннан булган, бүгенге көндә Казанда торучы Эльвина Митрофанова да бар иде. Ул үзәктә оештырылган чараларны яратып кабул иткән. "Бәрмәнчек" ансамбле башкаруындагы җыр-биюләр кәеф өстәде, эмоцияләр зурдан", - дип сөйләде ул. 

Киләчәктә илләребездә тынычлык, барлык кешенең дә бәхетле, сау-сәламәт булуын тели ансамблебез солистлары.

Фото: Юлия Туктарева, Юлия Губина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев