Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт»ләр республикада узган форум турында: «Төрле милләттән булсак та, ачык һәм бердәм идек»

Узган атнада керәшен яшьләрен проектлар язарга өйрәттеләр.

15-20 ноябрьдә "Волга" яшьләр үзәгендә "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дип аталган республикакүләм форум узды. Аны Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы оештырды.

Биш көнлек программада "Бәрәкәт" керәшен яшьләр бүлеге активистлары да катнашты. Алар арасында – Елена Муллина, Анастасия Харитонова һәм Илья Маямсин.

Әлеге форумда Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган инициатив яшьләрне проектлар ясау, аларны грант итеп язу, тормышка ашыру һәм башка кызык әйберләргә өйрәттеләр. 

– Безгә бик ошады, форумның программасы бик бай иде. Аеруча спикерлар белән аралашу, милли уеннар уйнау, җырлау, бию, команда оештыру кызык булды. Төрле милләт кешеләре булса да, барысы да бик ачык һәм бердәм иде. Форумда алган файдалы мәгълүматларны алга таба үзебез эшләячәк проектларда да кулланачакбыз. Инде илһамланып, башка идеяләр дә килде, – дип форумнан соң үз фикере белән Анастасия Харитонова уртаклашты.

Керәшен яшьләренең республикада узган чараларда актив катнашуы куандыра. Киләчәктә уңышлы проектларын тормышка ашырып, эшләре дәвамлы булсын иде. 

Фото: Кряшены - Официальная группа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев