Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бар яктан талантлы

Ерак Хабаровски шәһәрендә яшәп ятучы җырчы сандугачыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Зоя Борисова үзизоляциядәге көннәрен иҗатта үткәрә

Ерак Хабаровски шәһәрендә яшәп ятучы җырчы сандугачыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Зоя Борисова үзизоляциядәге көннәрен иҗатта үткәрә. Талантлы кеше күп яклап талантлы була, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Зоябыз матур картиналар ясый икән. Дөрес, ул аларны үзе иҗат итми, кибеттән махсус заготовкалар сатып ала. Эшләрен акварель белән ясый. "Эше үзең иҗат иткәннән бер дә ким түгел, күзлекләр киеп, лупа белән утырам. Тырышып, бар нечкәлеген җиренә җиткерергә тырышам, шуннан рәхәт табам", - ди Зоя. 

Балачактан ук тегәргә, чигәргә, рәсем ясарга яраткан. Әзер картиналары белән өен бизи икән. Казанга кунакка кайтканда бүләк итеп дәдәйгә, түтигә дә алып кайтам, ди.

                                     

"Бу атларның кызылы мин, агы син, дип әйтә ирем. Картинага исем куймадык әле, шулай да, гаилә символы булачак инде бу", - ди Зоя.  Иркенлектән файдаланып, Олы көнгә  чистарыну эшләрен төгәлләгән, пасхага әзерләнә карендәшебез. Газета укучыларыбызга манган күкәйләрен дә күрсәтергә вәгъдә итте. Галереябызда Зояның моңа кадәр ясаган тагын ике картинасын урнаштырдык.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев