Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бар яктан да оста Мария Кустовская

Мария Яковлевна Сарман ягыннан. Сөлгеләр, мендәр тышлары һәм тәре алъяпкычлары, шулай ук алмаз белән дә чигәргә ярата.

Ул 1953 елда Зәй районы Кабан-Бастырык авылында туып үсә. 1971 елда Горький шәһәрендә пешекче курсларында укып, дүртенче разрядлы пешекче таныклыгы ала. 1972 елда Сарман районы Ләке авылына килен булып төшә. Николай белән бергә бер кыз һәм өч малай үстерәләр. Ләкин, кызганычка каршы, 1998 елда Николай дәдәй мәңгелеккә күзен йома. Бөтен эш Мария түти белән балаларга кала.

1992 елда Алан (Пробуждение) авылында «Живица» предприятиясендә склад мөдире вазифасын башкара башлый һәм шушы авылда төпләнеп кала. 2000 елда, «Живица» таркалгач, Мария түти Сарман үзәк хастаханәсендә санитар булып эшли. 2008 елда лаеклы ялга чыга.

Лаеклы ялда булуына карамастан, «бер кулга кырык эш тә аз» дигәндәй, Мария түти тик ятмый, балачактан яраткан шөгыле белән мавыгып, сөлгеләр, мендәр тышлары һәм тәре почмагы алъяпкычлары чигә, шулай ук алмаз белән дә чигәргә ярата. Сабантуй, «Питрау кайту» һәм авылда үткән башка бәйрәмнәрдә актив катнаша, туйларга килен сөлгесе чигеп бирә. Бик матур бүлмә гөлләре, җәй көнне бакчасында төрле чәчәкләр үстерергә ярата. Күпләп кош-кортын да асрый.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен Алан авылы мәдәният йортында җылы оекбашлар бәйләү, маскировка челтәрләре үрү оештырылган. Мария түти бу эшләрдән дә читтә калмый, даими рәвештә катнаша.

Хәзерге вакытта Мария түти дүрт баланың кадерле әнисе, алты оныкның һәм бер оныкчыкның яраткан әбисе.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев