Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе керәшеннәре кичәсен туры эфирда 11 меңнән артык кеше карады

Март ае дәвамында Җырчы Җәкәү йорты Балык Бистәсе районы керәшеннәренең тарихы, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштырды

Айлык 1 апрельдә күңелле һәм дәртле концерт белән тәмамланды. Бәйрәм концерты Җырчы Җәкәү йортында булды. Алып баручы Сергей Новиков җор теле белән үз төбәкләреннән чыккан танылган керәшен шәхесләрен, асыл карендәшләрен сәхнәгә чакырып торды – нәсел җепләре Үри авылына барып тоташа торган, талантлы җырчы Наил Табанков, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, яшь җырчы Татьяна Ефремова, үзешчән җырчылар Анатолий Харитонов, Надежда Токранова, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” ансамбле солисты Семен Кузнецов. Алар, үз чиратында, халыкны матур һәм дәртле җырулары белән ял иттерделәр. Кунаклар арасында Түбән Кама керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тумышы белән Алан-Поляннан булган Тамара Баһаветдинова белән район керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Романов та бар иде.

Кичәдә шушы айлыкны оештыруга зур көч куйганнары өчен ансамбль җитәкчеләренә, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Олег Фазылҗановка Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бүләкләде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсенең сүзенә аерым тукталып тормыйча, гомумиләштереп шуны әйтәсем килә, аларның барысыннан да: “Без бердәм, тату халык, мирасыбызны саклап калу өчен җан атабыз, кечкенә генә булса да, зур җаны булган мәдәни үзәгебез эшләп килгәндә, тырыш, талантлы кешеләребез булганда, борынгы йолаларыбызны бүгенгә кадәр китереп җиткезгәнбез икән, бүгеннән соң да югалтмабыз, онытмабыз. Мондый кичәләр, айлыклар, очрашулар ешрак кабатлансын иде”– дигән сүзләрне ишеттек.

Айлык кысаларында Балык Бистәсе керәшеннәре мәдәни үзәктә җирле фольклор ансамбльләре катнашында “Май чабу” бәйрәмен үткәрделәр, Олег Фазылҗанов зал тутырып, гөрләтеп якташлары белән бергәләп концерт оештырды, Алан-Поляннан чыккан беренче керәшен шагыйре Яков Емельяновның 173 еллыгына багышланган әдәби-кичә үткәрделәр. Түгәрәк өстәл артында, төбәкләрендә булган борчу-шатлыклары турында фикер алыштылар. Керәшен үзәгендә музейлары да эшләде, күренекле шәхесләре белән таныштырдылар, фольклор ансамбльләрнең оешу тарихын да халыкка җиткерделәр.

Жәкәү йортында апрель – Тукай районы керәшеннәре айлыгы дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев