Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтач районының Чепья авылы керәшеннәре

Чыгышым белән Балтач районының Чепья авылы кызы мин. Сәрдәбаш авылында гомер кичереп ятам

“Туганайлар”ны 2003 елдан бирле һәр елны алдырам. Газетада керәшеннәр турында язылганнарны укып барам, май булып йөрәгемә ята.

 “Туганайлар”да авылдашларым Анна Петрова, Нина түти язмаларын укыдым, шул язуларыгыз өчен рәхмәт. Безнең авылга корреспондентлар килгәндә минем туган көнемә кызлар кайткан чак иде. Шуңа күрә аларны безгә алып кермәгәннәр.

Сиксән беренче яшем белән барсам да, көне буе Вконтактедагы хәбәрләрегезне, язганнарыгызны карап барам.

ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан башланган рубрика өчен фото салырга булдым. Ул узган гасырның алтмышынчы елларында төшерелгән. Бу фотода – Балтач районының Иске Чепья авылы керәшене Пелагея Животникова (уңнан беренче), кырында кызы Мария һәм кияү, кодагый буласы кешеләр.  Палук – әтием Николайның бертуган тутасы.

 

Надежда УВАЕВА.

Арча районының Сәрдәбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев