Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклы һәм Ләке чиркәүләрендә өмәләр узды

Түбән Кама районының – Балчыклы һәм Сарман районының Ләке авылы халкы чиркәүгә өмәгә җыелды.

Олы көн алдыннан, быел да Балчыклы халкы чиркәү ишегалдын җыештырды. Куаклар тигезләп киселде, чәчәк түтәлләре чүп-чардан арындырып, тырмаланды.

Түтиләр, дәдәйләр үз оныкларын да өмәгә алып киләләр. Бәләкәйдән үк эшкә, тәртипкә өйрәнеп үскән Балчыклы балалары чиркәүгә дә юлны онытмаслар.

“Өмә ел да уздырыла. Олы көн алдыннан чиркәүнең эче дә, тышы да җыештырыла. Чистартасы чистартылып, юыласы юыла. Авыл зиратында өмә үткәрәбез, – дип сөйләде Түбән Кама пасажир автотранспорты предприятиесе генераль директоры, туган авылы Балчыклының ныклы терәге булган Юрий Иванов. – Халык бәйрәмнәрдә чиркәүгә килә. Бездә келәүләр чиркәү-керәшен телендә дә, русча да алып барыла”.

Ләке чиркәвендәге өмәгә шушы авылдагылардан кала, Дружба, Алан, Петровка Заводы, Түбән Чыршылы авылларыннан һәм Зәйдән дә күп кеше килгән.

“Аллага шөкер, Александр әтей бәхиллеге белән, җыештыру өмәсен уздырдык. Чиркәүнең эче юылды, бакчасы җыештырылды. Бик күп эшләр башкарылды. Булышкан кешеләрнең исемнәре Бәрмәнчек бәйрәме келәвенә запискаларда бирелде”, – дип язган Лидия Карпова үзенең ВКонтакте битенә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев