Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларын тәүге тапкыр мәктәпкә илтүче әти-әнигә 10 киңәш

Тиздән 1 сентябрь көне җитә. Шул уңайдан балаларын тәүге тапкыр мәктәпкә илтүче әти-әниләргә кирәкле киңәшләр тәкъдим итәбез

1. Чәчәк алырга, форма-күлмәкләрне үтүкләргә өлгермәсәгез, портфилегез әзер булмаса, йоклап калсагыз да — кызмагыз. Болар өчен балагызны гаепләмәгез. Бу көн аңа сезгә караганда да кыенрактыр. Моны исегездән чыгармагыз.

2. Һәр көн балагыздан мәктәптәге хәлләр турында сорашырга онытмагыз. Бала сезнең аны тыңларга һәрчак әзер икәнегезне аңлар, үзен кирәкле итеп тояр.

3. Әрләмәгез. Иртәме-соңмы бала укырга да, матур язарга да өйрәнер. Буялган дәфтәрләр дә онытылыр, ә баланың калган хәтере - озакка китәр.

4. Башкалар белән чагыштырмагыз. Һәр баланың үз темпераменты, үз характеры. Чагыштырып баланың укуга теләген бетермәгез.

5. Классташларын өйгә дәшегез. Барысын да түгел, берничәсен. Балагыз дуслашып йөргәннәрен генә. Балага класста чын дуслары булу бик кирәк. Дәресләрне дә бергә өйрәнү кызык.

6. Режим төзегез. Җәй аенда моны эшләп булмаса да, хәзер башлый аласыз.

7. Баланы җавап белән ашыктырмагыз. Өйгә бирелгән эшләрдәге җавапны табуын ашыктырмагыз. Сабыр гына эшләп бетергәнен, үз җавабын әйткәнен көтегез.

8. Яшел ручка кулланыгыз. Черновиктагы хаталарны кызыл паста белән түгел, яшел төстәгесе белән тикшереп төзәтегез. Яшел төс — дөрес җавап һәм хәрефләрнең матурлыгына игътибарны күбрәк арттыра.

9. Сабыр булыгыз. Баланың агрессиясенә ашыгып чара күрмәгез. Башта сәбәбен ачыклагыз.

10. Класс җитәкчесе белән элемтәдә торыгыз. Вакыт-вакыт балагызның класстагы, мәктәптәге хәлләрен белешеп алыгыз.

 

Фото: family-and-i.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев