Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга багышланган гомер

26 ноябрь көнне илебездә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Һәрберебез өчен "әни" сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Тормышыбызда нинди генә авырлыклар, нинди генә шатлыклар булса да, иң беренче булып әни белән уртаклашырга ашыгабыз. Әни янында тынычлык, бәхет табабыз. Әни безгә тормыш дәресләрен өйрәтә, начар белән яхшыны аера белергә өнди, тәрбия бирә....

Пелагея Борисовна Питрәч районы Янсуар авылында 1928 елның 12 маенда Макаровлар гаиләсендә беренче бала булып туган. Балачагы сугыш елларына туры килгән. Сугышка хәтле алты бала булганнар, сугыштан соң әнисе тагын 4 бала тапкан. Пелагея әти-әнисенә терәк булып, аннан соң туган тугыз балага күз-колак булып, балачактан ук җаваплылыкның нәрсә икәнен үз иңендә тоеп үскән. Балаларны яратуы зур гаиләдә үсеп, сеңел-энеләрен карап үстерүдән дә булгандыр, мөгаен.

Мәктәпне тәмамлагач, яшь кыз Казандагы укытучылар институтына укырга кергән, аннары Казан педагогия институтында да белем алган. 1949 елдан Кибәч мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлаган. Бу авылга килеп урнашуының сәбәбе - яшь, матур, акыллы кызны Кибәч авылы егете Никита Курицын күреп алган да, гашыйк булып, өенә урлап алып кайткан. Гаилә корып бергә тату гына яшәп китәләр. Никита дәдәй сугышта катнашкан, гомере буе ветеринария врачы булып эшләгән. Бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга килә. Иң олысы - Мария. Хәзерге көндә Алабугада яши. Ул медицина техникумында белем алып, 35 ел балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Икенчесе булып уллары Иван туа. Ул кечкенәдән акыллы, максатчан бала булган, әтисе эзеннән китеп, Казан ветеринария институтын тәмамлаган. 40 ел Алабуга шәһәрендә үз белгечлеге буенча хезмәт куйган. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән, "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария врачы" дигән мактаулы исем йөртә. Тормыш иптәше Флёра белән ике ул үстереп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыкканнар, оныклар тәрбиялиләр. Бер оныклары Диана - бабасы һәм карт бабасы эзләре буенча ветеринар булырга хыяллана икән. Пелагея Борисовнаның тагын бер кызы - Татьяна, Казанда яши, бу көннәрдә 60 яшен тутыра. Башта "Пишмаш" заводында эшли, хәзер төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. Иң кече кызлары Галина әнисе кебек укытучы һөнәрен сайлаган. Казан педагогия институтын тәмамлап, Казанның 15нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. "Әни, синең җырларың белән "Керәшеннәрнең туй йолалары" дигән китап чыгарам әле", - дип әйтә икән кече кызы. Бүгенге көндә Пелагея Борисовнаның барлыгы 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

Пелагея Борисовна улы Иван һәм килене Флера белән

Кибәч мәктәбендә укучылар һәм укытучылар чыгарган гәҗиттә Пелагея Борисовна турында "Питрәчтә, авылда, мәктәптә иң тыйнак, иң сабыр, иң әхлаклы укытучы" дип язганнар икән авылдашлары. Чыннан да, аның абруе бик зур Кибәчтә. Үзенең дүрт баласының гына түгел, бөтен Кибәч авылы, тирә-як авыл балаларының "икенче әнисе" ул. 1934 елда ачылган Кибәч мәктәбендә татарча да, русча да укытканнар. Монда Көлкәмәр, Кәвәл, Рус Казысы һәм башка тирә-як авыллардан балалар килеп белем алган. 37 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, 34 ел завуч булган Пелагея Борисовна, пенсиягә чыккач та тагын 3 ел эшләгән әле. Уртача алганда, гомере буена ун меңләп бала укытып чыгарган Пелагея Борисовна. "Ликвидация безграмотных" программасы буенча авылдагы әби-бабайларны да укытып йөргән әле ул.

"Безнең әни бик укымышлы, - ди килене Флёра. - Олы яштьтә булуына карамастан, ашарына үзе пешерә, күзе әйбәт күрә. Күзлекне укыганда гына кия, китаплар, гәҗитләр укый, политика белән кызыксына".

"Пелагея Борисовна бик таләпчән укытучы иде, - дип искә ала уку елларын Лидия Пронина (Спичкова), "Ак Барс Банк"ның Питрәч филиалы директоры, Республика керәшен оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе. - Ул шулкадәр көчле линейкалар уздыра иде. "П" хәрефе формасында тезелешеп баса идек, арттан шаярып кызларның чәчен тартып торган малайларны уртага чыгарып бастыра. Дисциплина көчле, класста чебен очкан тавыш кына ишетелә иде аның дәресләрендә. Мин авылыбызда, мәктәптә узган чаралар турында район газетасына язгалый идем. Язганны Пелагея Борисовнага әйтеп тормыйм. Ә ул: "Нишләп язганыңны миңа тикшертмичә җибәрәсең? Хаталарың китсә, нинди укытучы укыта икән бу баланы, дип көләрләр", - дип ачулана да иде".

Тәҗрибәле укытучы буларак, бүгенге татар телен укыту буенча республикабызда килеп чыккан проблема турында да үз фикерен әйтте Пелагея Борисовна:

- Мин бу проблемага төрле яклап карыйм. Средасына карап кирәк бит ул. Кайдагы тормышка бик кирәк. Ә кайда бик үк кирәк тә түгелдер. Ипи-тоз сорый торган булса, рус баласына шул җитә. Теләге бар икән - укысын, теләге булмаса - ирексезләү кирәкмәс, - диде ул.

2006 елда, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Пелагея Борисовнага Питрәчтән бер бүлмәле фатир биргәннәр. Тик, көче бар чагында, гомерен багышлаган Кибәченнән китәсе килмичә, авылда яшәгән. Сәламәтлеге начарлана башлагач, кышка балалары шәһәргә алып китә торган булганнар, ә язлар җиткәч, чишмә буйларын сагынып, кире авылга кайткан ул. Иркендә, авылның саф һаваларын сулап туя алмыйча, җәйләрен Кибәчтә үткәргән. Яше унсигезгә бармый бит, нишләтсәң дә... Авыл тормышын ничек кенә яратсаң да, тормыш шартлары шәһәр җирендә җайлырак, дип, әби Питрәчтәге фатирына бөтенләйгә күчә. Быел инде ул монда өченче кышын каршылый. Президент программасы буенча "Һәр ветеранга - квартира" девизы астында төзелгән Питрәчтәге махсус микрорайон бик тә уңайлы булып чыккан. Күрше-тирәдә авылдашлары да булгач, Пелагея Борисовна яңа шартларга тиз ияләшкән.

- Мине медиклар да карый, соцзащитадан да килеп булышалар. Соцработник булып үземнең укучым, Кибәч кызы - Ольга Пляшкина эшли, медсестра Нина. Икесе дә бик әйбәт, атнага өчәр тапкыр киләләр. Алар миңа үземнең кызларым кебек бик якын. Атна саен я кызларым, я улым Иван белән киленем Флёра кайтып, хәлемне белеп тора, - дип, бүгенге көненә сөенә Пелагея әби.

Гомерен балаларга багышлаган, аларның матур тормышына үзенең фатихаларын биргән, олы йөрәкле укытучы апа бүгенге көндә күп кенә кибәчлеләрнең күңелендә җылы хатирә булып яшидер. Дөньядагы бер генә нәрсәгә дә тиңе булмаган үзенең аналарча кайгыртуын меңләгән укучысына бүләк иткән Пелагея Борисовна әле тагын күп еллар буе балалар җылысына төренеп, сәламәт яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев