Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар Сабантуе гөрләп узды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Казан шәһәренең 187нче күп профильле лицеенда Сабантуй уздырдылар

Лицейда оештырылган лагерьга йөрүче башлангыч класс укучыларын, иң элек, Җәкәү җорты хезмәткәрләре халыкның милли бәйрәме булган Сабантуйның тарихы, аңа  хас уеннар белән таныштырдылар.

Сабантуйда балалар өчен берсеннән-берсе кызыклырак уеннар, ярышлар әзерләнгән иде. Балалар  күкәй салынган агач кашыкны авызларына кабып узыштылар. Финишка кем беренче булып һәм кашыктагы күкәйне җиргә төшермичә килеп җитә – аны бәйрәм бүләге көтә. Көянтәгә сулы чиләк элеп, бер-берсен узып йөгерештеләр. Алар өчен авыр булгандыр, дип уйламагыз, су чәчәкле пластмасс чиләкләрнең төбе күмелерлек кенә итеп  салынган иде. Балалар, ике командага бүленеп, аркан да тартыштылар, капчык киеп тә йөгерделәр.

Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Дмитрий Баранов, Илүзә Галиуллина һәм Марина Казакова (ул керәшен милли киеменнән иде) спорт ярышларына, кызыклы уеннарга бай булган бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар. Үзләренә онытылмаслык шундый матур  бәйрәм оештырганнары өчен аларга рәхмәтле булган кызларның һәм малайларның  шатлыклары йөзләренә чыккан иде.

Сабантуй тукылган бизәкле бистәрләр эленгән колганы күтәреп, балаларның үзләре уен һәм ярышларда җиңеп алган бүләкләрен кулларына тоткан килеш, барысы бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Фото: КЦ Я.Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X