Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балагыз тәмлетамакка әйләнмәсен

Баланың сәламәтлеге ашаган ризыгына да бәйле булуы билгеле

Фәнни тикшеренүләр баланың дөрес тукланмавы аның тешләре бозылуга һәм хроник авырулар барлыкка килүгә сәбәп булуын  ачыклаган. Үсмерләрнең артык күп һәм файдасыз азык ашап (аз хәрәкәтләнеп тә!) симерүе шикәр чиренә, йөрәк-кан тамыры авыруларына, бөерләре авыртуга китерергә мөмкин.

Бала сәламәт булып үссен өчен, ул көрпәле оннан пешерелгән икмәк (көнгә ике кисәктән дә күп түгел), яшелчә, җиләк-җимеш, күкәй, йогурт ашарга тиеш. Шулай ук, аның рационында брокколи, гадәти һәм  чәчәк кәбестәдән әзерләнелгән ашамлыкка да  урын бирү дөрес булыр.

“Al Jazeera” басмасы балалар өчен иң файдалы ризыклар арасына чикләвекне дә керткән.

Тәм-томга килгәндә, аны чама белеп кенә бирергә кирәк. Үз баласының сәламәтлеген кайгыртучы ата-ана моны белергә тиеш.

Баланың файдалы ризыктан баш тартып, тәмлетамак булуына юл куймас өчен, чипсы, фастфуд, таякка катырылган суыра торган леденцы, крекер, сагыз, газлы баллы су, торт ише тәм-томны артык  еш алырга тырышмагыз.

Фото: unplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев