Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балачактагы йорт-җиребез

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Каралты-кура
Күңелдәге моңсу авыр хисләрдән арынып, балачагыбыз үткән йортыбызны, бакча һәм каралты-кураны күздән кичереп алыйк. Өебез нарат бүрәнәләрдән салынган, урам ягы — өч тәрәзәле, ишегалды ягында ике тәрәзәсе бар, Өйгә терәп, урталай ярылган бүрәнәләрдән өялды эшләнгән. Өялдында чолан бар. Анда он, ярма кебек ашамлыклар һәм башка кирәк-яр к тора. Өялдына түшәм җәелгән, бу түшәмдә өй түбәсенә — туфраксага менү өчен тишек калдырылган һәм баскыч сөяп куелган. Өй түбәсенә еш менәргә туры килә, чөнки безнең өйнең пиче түбәдән томалана торган итеп салынган иде. 

Пичкә ягар алдыннан, түбәгә менеп, юшкәне ачасың. Ә утын янып беткәч, түбәдәге ике катлы итеп эшләнгән капкачны ябасың. Бу артык мәшәкать тудыра иде. Өялдына терәлеп үк тагын бер торак лапас китә, анысында хайваннар тотылмый, ул — кирәк-ярак кораллар һәм башка нәрсәләр кую өчен. Аның эчендә кечерәк кенә баз да бар, монда җәй көне катык, сөт, май ише нәрсәләр саклана, кыскача әйткәндә, келәт хезмәтен үти. 

Шушыңар ук тоташып, тагын бер торак лапас китә, монысы — сыер абзары. Сыер абзарыннан соң, турыпочмак ясап борылып ике торак, алды ачык лапас. Монда кыш көннәрендә көндез хайваннар ашый, утын да өелә. Буран кермәсен өчен алгы өлешен кыш көне чыбыклар белән томалап куясың. Ике торак ачык лапастан соң тагын бер сарай, анысы — сарыклар, тавыклар, казлар өчен. Ул заманда мин дуңгыз асравыбызны хәтерләмим. Өйдән башлап бу каралты-кураның бөтенесе дә салам белән ябылган һәм шәшеләр (агач колга) белән бастырып куелган. Анысы түбә саламын көчле җил тузгытып атмасын өчен кирәк. 

Өй почмагыннан, урам яктан, Закуш агайлар өенә кадәр, киртә тотылган һәм киң итеп ясалган җил капкадан ишегалдына керәсең, ул зур, иркен иде. Өялды ишегенә идән такталарыннан ясалган өч-дүрт басмачалы баскычтан менәсең. 

Лапаслар артында бәрәңге бакчасы башлана, ул 22 сутый иде. Бакча бераз таулырак урында, бик уңдырышлы түгел, кызыл балчыклы иде. 
Безнең өй иң кырыйда булганлыктан, бакчаның Югары Әрнәш ягы һәм югары башы киртә белән тотып алынган. Закуш агайлар бакчасы кырыенда, югары башта бәрәңге базыбыз бар. Анда орлыкка дигән бәрәңге саклана иде. 

Капка янында, урам якта зур-зур ике шомырт агачы үсеп утыра. Капканы чыгып, урам аша үтүгә үк, инеш ага. Бакчага сибү һәм хайваннарга эчертү өчен суны шуннан алабыз, ә ашка һәм чәйгә урталык чишмәсеннән ташырга туры килә иде. Кышкы күз ачкысыз бураннарда чишмәгә барырга мөмкин булмаганда безнең тирә йортлар инеш суыннан файдалана. 

Өебез эче
Балачагыбыз үткән йортыбызны һәм каралты-кураларның тышкы ягын карап үттек. Инде хәзер өйнең эчке ягына да күз салып алыйк. Өй ишегеннән керүгә, сул якта, зур итеп эшләнгән пич утыра. Пичнең учагы бар, анда аш-су пешерү өчен зур казан көйләнгән. Уң як стена буйлап, ишек катыннан алып түргә кадәр озын киң эскәмия китә. Түрдә — кулдан ясалган агач өстәл, бу өстәлнең аяклары агач эшкәртү станогында кырып, түгәрәкләп һәм сырлап эшләнгән иде. Шушы өстәлдән тотынып — почмак як стенага терәлгәнче — калын такталардан ясалган зур сәке тора.

Бу сәкедә унлап кеше йоклый ала. Сәкедә — стена буенда — зур сандык, анда әнинең кием-салымы һәм кирәк-ярак саклана. Иртә белән йокыдан торгач, түшәк-ястыклар шушы сандык өстенә өелеп, җәймә белән каплап куела. 

Почмак як, пич белән тигез иттереп, чаршау белән каплап куела. Почмак якта, казан янындарак, кулдан ясалган шкафсыман нәрсә стенага беркетелгән, анысы — аш табаклары кую өчен. Ул заманда аш бүлә торган табаклар агачтан кырылып ясалган иде. Шунда ук агач кашыклар кыстырып кую өчен кыстырма да бар. 

Шушында ук, почмак якта, идәндә су кисмәге тора. Монысы — чишмә суы саклау өчен, аның өсте капкач белән ябып куела. Кисмәк белән янәшәдә — имән агачыннан эшләнгән түгәрәк су савыты (аны лакан дип йөртәләр). Аның ике якта тоткасы бар, һәм ул — юынтык су өчен. Иртән торгач, шушы лаканга юынасың: өйдәгеләрдән берәрсе чүмеч белән кулыңа су салып тора. Умывальник, комган шикелле нәрсәләрне әле белгән кеше юк. Лакан тулгач, ике кеше аның ике тоткасыннан тотып чыгарып түгә. Бу кышын гына шулай, ә җәй көне ишегалдында чиләкләрдә һәрвакыт су тора, шунда юынасың. 

Почмакта, пич арасында — кисәү агачы, ухват, табагач, пичкә ипи тыгу өчен агач көрәк, пич төбен себерү өчен пумала (ипи салганда пумаланы юешләп пич төбен себерәләр) ише кораллар тора. 

Пич башында ипи һәм башка ризык пешерү өчен камыр куя торган күәс (күәшнә) утыра. Ә пич алдында, идәндә — зур күмер чүлмәге. Пичтә утыннар янып күмере төшкәч, шушы чүлмәккә тутырып, авызын томалап куясың. Күмер шунда сүнә, ул самовар кайнату өчен кирәк.

Пич авызы турысында, идән астына түбән өйгә (төбәней) төшә торган капкач бар, ашау өчен бәрәңгене шунда төшеп аласың. Түбән өй тирән итеп ясалган, анда бәрәңге күп сыя, ләкин үзәккә үткән начар ягы бар: март актыкларында аңа су керә. Шуңа күрә бәрәңгене чыгарырга туры килә. Моны түбән өйгә су кергәнче үк эшләргә кирәк. Аны чыгаргач та бит әле куяр урын кирәк. Тышка чыгарсаң өши, өй идәненә бер кырыйга салалар. Кайбер елларны бакча башындагы бәрәңге базына да су төшә, анысы инде тагын бер җәфа. Менә шундый мәшәкатьле тормыш...

Өй ишеген кергәч тә, уң якта идәндә әле тагын бер зур сандык торганын да языйм. Анда да әйбәткә кия торган кием-салым саклана. Пич аралыгында түшәмгә якын итеп ясалган зур шүрлектә артык-мортык аяк киемнәре куела. 

Уртача зурлыктагы самовар торган өстәл өстенә бернәрсә дә җәелмәгән, ул заманнарда клеенка кебек нәрсәләрне белгән кеше юк әле. Өстәл тактасы астына эшермәле тартма ясалган, анда чәй эчә торган чынаяклар тора. 

Тәре алды
Ә өйнең түрендә, уң як почмакта, тәреләр кую өчен тактадан тәре алды ясалган. Бу тәре алды кечерәк кенә тәрәзә наличнигына охшаган. Анда пыялалы кечерәк рам эченә урнаштырылган изгеләр төсе төшерелгән өч тәре тора. Тәре алдының ике ягын бераз каплап, ак пәрдәләр эленгән, аскы өлешенә тәре алъяпкычы дип йөртелә торган, кырый-кырыйлары чигелеп, уртасына да чигеп кач ясалган пәрдә эленгән. 

Шушы пәрдә артында кечерәк шүрлек бар. Анда дини китаплар саклана. 

Бу тәре алды бик кадерләп тотыла, пәрдәләрен әледән-әле юып, тәреләрнең тузанын сөртеп торалар. Җырак әбиебез бик динле кеше булып, бездә саклана торган дин китаплары да шуныкы иде. Евангелие хәзерге алфавит белән — үзебезчә, ә Псалом рус телендә язылган иде. Тагын 2-3ләп дини китап бар иде, аларының исемнәрен хәтерләмим. Евангелиене түти белән без берничә кат укып чыктык. Ул китаплар җырак әби үлгәч тә бездә озак еллар сакланды, аннан соң каядыр юкка чыктылар.

Тәрәзәләрдә — кәгазь челтәрләр 
Өйнең тәрәзәләре бер генә катлы, ә рамнары җиде өлгеле итеп ясалган. Бу шуның өчен: тәрәзә пыяласы ватылса, кеченә кисәк пыяла да җитә. Зур пыяла табу ул вакытларда авыр иде әле. Тәрәзәнең өстәл турындагы түрдәгесе ике якка ачылмалы. Ә ишегалды яктагы берсе һәм почмактагысы — бер якка гына ачыла торган эшермәле тәрәзәләр. 

Тәрәзәләрдә пәрдәләр юк, бу һәрбер хуҗалыкта шулай, чөнки әле авыл кешесе тәрәзәләргә пәрдә корырлык дәрәҗәгә килеп җитмәгән. Тәрәзә өсләренә карточка рамнары урнаштырылган иде. 

Ул заманнарда тәрәзә борысларының өске өлешенә газетадан матур бизәкләп челтәрләр ясап эләләр иде. Үз заманында ул кәгазь челтәрләр өй эченә ямь биреп торды. Безнең түти бу кәгазь челтәрләрне бик матур ясый белән һәм күрше-тирәгә дә ясап бирә иде.

Өстәл турысында түшәмгә тимер чыбык белән асып куелган асылмалы керосин лампасы тора һәм тагын бер өстәл лампасы бар. 

Ике ян тәрәзә арасында әтинең кладовщик учеты алып бара торган кечкенә шкафы бар. Ул стенага беркетеп ясалган, без бала-чага документларны актармасын өчен, капкачы бикләп куела. Стенада герле гади сәгать тә бар. 

Почмак якта — түшәмгә боҗра каеш белән беркетелгән агач сиртмә, юкә кабыгыннан ясалган бишек. Бишектә тирбәтерлек бала булмаган вакытта болар түбәгә менгереп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев