Бакчадан ук нардуганчы булырга өйрәтәләр
Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы «Сказка» балалар бакчасында милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирәләр.
"Сказка" балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри, моны күздә тотып, анда эшләүче педагоглар тәрбия процессын йола-гадәтләр һәм милли чаралар белән үреп бара.
– Безнең бакчада Яңа ел һәм Рождествоны каршы алганнан соң, Нардуган атнасы башлана. Йорттан-йортка йөреп, халыкның күңелен күтәргән, муллык теләгән нардуганчыларны һәркем ярата. Балалар белән дә бакча кысаларында бу традицияне үтәргә булдык. Кызык костюмнар киеп, тәрбиячеләр дә, балалар да төркемнән-төркемгә йөреп, җырлар, колядкалар, кыска теләкләр теләп йөрибез. Каршы алучылар да җавапсыз калмый – тәм-томнарын әзер тоталар. Аннан, конфет, пряник, пироглар белән чәй эчәбез. Әнә шулай кызык уза бездә Нардуган, – дип хәбәр итәләр "Сказка" балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Нардуган атнасын үткәрү инде матур традициягә дә әйләнергә өлгергән. Ә балачакта кереп калган күңелле хатирәләр – мәңгелек бит алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев