Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалы керәшене Клара Топоркова: киемнәребезгә 150 елдан артык

«Туганай» фольклор ансамбле һәм аның 83 яшен тутырып килгән солисты фестиваль тамашачысының мәхәббәтен казанып, 1нче урын лауреат исемен алып кайтып китте

Клара Топоркова: «Туганай» ансамбле тарихы 1972 елдан башлана. Анда безнең агайлар, әниләр, апалар йөргән, хәзер күчә-күчә безгә дә килеп җитте. Безнең Каменевлар нәселе йөрде инде бүгенге көнгә килеп җитүендә Каменевларның роле зур. Үзебез шушы яшькә җитсәк тә, әниләрнең гореф-гадәтләрен ташлыйсы килми. Аларның җырларын кабатлагач җәшәреп киткән кебек булабыз.

Җәшләргә дә кызык. Алар бик йөрергә телиләр дә, ләкин хәзер бит бала-чага күбрәк русча сөйләшә. 15-16 яшьлек кызлар-егетләр: «Без сезнеңчә әйтә алмыйбыз, аңламыйбыз, белмибез», диләр. Ә әниләре безнең белән ансамбльгә йөри — 35-40 яшьләрдәге хатын кызлар бик кызыксынып киләләр. Авыл халкы киләчәктә дә бу ансамбльне җуймас дип ышанам. Бездә садик балаларына да ансамбль җырларын өйрәтеп бардылар, хәзер дә өйрәтәләр».

Клара Федоровна керәшен сәхнә киемнәре дөньясына экскурсия үткәрде.

Клара Топоркова: «Бу киемнәребезгә 150 елдан артык. Болар киҗе-мамыктан сугылган. Әниләрнең андый киҗеле әйберләре булган инде. Әмма ул күлмәкләрне саклап кала алмаганбыз: сугыш вакытында ачлык булганда алардан балаларга кием тегеп кидерткәннәр. Минем өстәге күлмәк әбиемнең чаршавы булган. Аны әтиемнең тутасы саклап калган. Ул картайгач: «Кызым, диде бу әбиемнең чаршавы, үзеңә алып чык, сакласаң сакларсаң», диде. Пенсиягә чыгып коллективка катнашкач, чаршауны үземә күлмәк итеп тектем. Үзем исән чагында җаным кебек саклап торам инде.

Түшлек дип аталганнарын тәңкәләрдән ясыйбыз. Элеккеге тәңкәләр калмаган бездә, ашар өчен сатып бетергәннәр бит инде. Моны иске акчаларны җыеп үзебез ясадык. Башка кигәнебез сүрәкә дип атала. Бу сүрәкәләрне элек әниләр, әбиләр кул белән чигеп эшләгәннәр. Андыйлар бик аз калган инде. Хәзер үзебез ялтыравыклар белән ясыйбыз, яшьләргә дә өйрәтәбез. Әлегә коллективны шулай алып барабыз әле».

 

ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев