Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Байтирәк» («Древо жизни») проекты кысаларында керәшен туйларын да сәхнәләшетәрчәкләр

Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башланып китә.

Күптән түгел татар, рус, удмурт һәм, шулай ук, керәшен туйларына киңрәк тукталып, туй этапларының кайсыларын сәхнәләштерергә мөмкинлеге турында сөйләшкәннәр иде. «Байтирәк» мәгърифәти проектының беренче чарасы 3 июльдә 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта була. Бу хакта «Татар-Информ» яза. 

Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан фольклор коллективлар үзләренең туй йолалары программасы белән таныштыра. Бәйрәм кунаклары төрледән-төрле остахнәләрдә катнаша ала. Алар арасында: балчыктан күгәрчен формасында парлы фигуралар эшләү, керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек) ясау, татарларның туй яулыкларын чигү, чуваш орнаменты белән савыт-саба, удмурт һәм мордва күкрәк бизәге, мари саклагычлары, ширкама ясау, агачка уеп бизәк төшерү, ир-ат билбавын үрү, башкорт яулыгы чигү һәм янчык ясау буенча мастер-класслар бар.

Концерт мәйданчыгында «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясаячак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев