Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм бәйрәмнәрдән ким түгел: керәшен авылларында Симек, Тройсын җыеннары гөрләде — фото, видео

«Туганайлар» газетасы күзәтүендә — керәшен авылларындагы Җир белән Күкне тоташтырган Изге Тройсын һәм Симек бәйрәмнәре.

Ямьле җәйләр җитү белән халкыбыз авыл тирәсендәге болын-кырларда түгәрәк уеннарга җыелганнар. Яшьләр мәйдән уртасында җырлап, биеп йөрсә, өлкәннәр уен карап утырганнар. Мондый уеннар Тройсыннан башланып Питрауга кадәр дәвам иткән. Быел да җәйнең беренче көннәрендә керәшен авылларында җыеннар гөрләде. Күп кенә авылларда бәйрәмнәр кичке, төнге җыеннар буларак узды. Кайбер якларда бәйрәмнәр чын Тройсын йолалары белән узган булса, икенчеләрендә Сабантуй форматында гына оештырылды. Төрле уеннар, спорт ярышлары, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәмдә авыл халкы, килгән кунаклар күңел ачтылар. Капкаларга яфрак ботаклары кыстырдылар, яхшы теләкләр белән, каен агачына яулыклар, тастымаллар бәйләделәр, учак ягып, түгәрәк уен йөрттеләр.

Бәйрәмнәр барысы да күңелле узды. Бәйрәм бәйрәмнән ким түгел. Һәр авыл да кунаклар күп каршылады. Түбәндә берничә авылдагы бәйрәмгә тукталып узабыз.

Зәй районының — Югары Баграж, Туңылҗа, Федоровка; Әлмәт районының — Илтән-Бота, Кәләй; Питрәч районының — Кибәч, Керәшен Сәрдәсе; Балык Бистәсенең — Үри Чаллысы; Менделеевск районының — Иске Гришкин; Алексеевск районының — Кр. Баран, Чистай районының — Югары Кодрата, шулай ук, күрше Башкортстан республикаксының Бакалы районындагы Дияш һәм Киләй авылларында Тройсын бәйрәме үтте.

«Авыл халкын Югары Кодрата җирлеге башлыгы Федор Чалмаев, район керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов бәйрәм белән котладылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда катнашучыларга, дин йортын төзекләндерүчеләргә мактау хатлары тапшырдылар. Бәйрәмдә авылыбызның „Сандугач“ фольклор ансамбле чыгыш ясады. Үз иҗат төркеме белән Бахта авылы культура йорты методисты Анна Акманова килгән иде. Алар үзләреннән бүләк итеп керәшен җырларын башкардылар. Чистай шәхәрендә яшәүче авылдашыбыз Геннадий Цыганов та авыл халкына матур җырлар бүләк итте. Түбән Камада яшәүче егетебез Александр Буланов бик матур бию алып кайткан иде», —  дип хәбәр итте Чистайдан Валентина Чалмаева. 

Теләче районының Колбагыш авылында җыеннар ике көн дәвам иткән. 3 июнь кич белән Вадим Захаров, Ринат Рәхмәтуллин этно дискотекада яшьләрне биеткәннәр; пылау, кайнар чәйләр әзерләгәннәр. Ә инде 4 июнь көнне, төп бәйрәмдә Алабуга шәхәренең «Ак каз» ансамбле мәйдән тоткан. «Безнең ансамльгә кушылып авыл халкы да түгәрәк уенга чыкты, ярышларда катнашты», —  дип сөйләде «Ак каз» ансамбле җитәкчесе Нина Елизарова.

«Тройсын» ул — Югары Багражның престол бәйрәме, элек-электән авыл халкы күмәкләп бәйрәм иткән. Өч көн дәвам итә торган бу бәйрәмне өлкәннәр әле дә сагынып сөйлиләр. Ул көнне авылга, якын тирәдән, җигүле ат арбасына утырып, гармуннар тартып күпләп кунаклар килә торган булган. Көне-төне авыл яшьләр тавышына, гармун тавышына, җырга тулып торган. Ул хәтле күпләп килгән кунакларны ничек сыйлый идегез соң дигән сорауга «Ул заманнарда, хәзерге кебек зурлап өстәл әзерләү юк иде бит. Казан тутырып аш пешерә идек тә, олы табакка салып өстәл уртасына куя идек, барыбызга да җитә иде!» дип җавап кайтаралар иде. Авыл урамнары халык белән тулган ул көннәрне. Тройсынның беренче көнендә яшьләр басуларга чыкканнар. Икенче көнендә, Кабан Бастрык авылына чыгучы юлның чишмәле урман аланында ике авыл яшьләре бергәләп ял итеп, күңел ачканнар. Бер яктан югарыбагражлылар гармуннарын күтәреп килсә, икенче яктан Кабанбастрыклылар килгән бәйрәмгә. Яшьләр шунда танышканнар, соңыннан кавышканнар", —  дип язган үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә Михаил Тукранов.

Тукай районының Җәйләү авылындагы Тройсын бәйрәменең мәйдан түрендә матур яулыклар белән бизәлгән каен агачы бизәп торган. Төрле уеннар, концерт номерлары, ярышта катнашучыларга бүләкләр мулдан булган.

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Җармука узды. Анда керәшеннәрнең йөзек кашы — «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле һәм якташлары — халык артисты Лидия Әхмәтова чыгышы булды. Шулай ук «Тумар», «Сәлам», «Казансу» ансамбльләре чыгыш ясаган.

Лениногорск районының Федотовка (Аланлык) авылы 4 июнь көнне каен агачын кисеп алып, чуклап, авыл урамы буйлап күтәреп йөреп, йортлар каршында тукталып Тройсын йоласын башкарганнар (видео).

Менделеевск районының Иске Гришкин авылынлагы Тройсын бәйрәме зур учак тирәли түгәрәк уен булган. Соңыннна чукланган каен ботакларын теләкләр теләп суга агызганнар.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы җыенына «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева кайткан.

Әлмәт районының Илтән-Бута авылыннан Лиза түтидән Тройсын теләге (видео).

Бу авылда да Симек көненнән үк башлап Тройсын йолалары үтәлә. Бу көнне авыл халкы ураманга менеп иң матур каен агачын сайлап, аны «сыйлыйлар»: агач төбенә күкәйләр, ипи, һәм ару су салып күмеп куялар. Тройсын көнне әлеге агачны авылга алып төшеп урам әйләнәнләр.

Алабуга районының — Черкас авылы; Питрәч районының — Янсуар; Мамадыш районының — Зур Арташ; Тукай районының Маҗын авыллары керәшеннәре Симекне данлап уздырдылар. Бу көн үлеләрне искә алу көне булганлыктан, авыл халкы иртәнге якта зиратка барды. Соңыннан барысы да авыл җыенында катнашты.

Тукай районының Маҗын авылындагы Симек җыенына якташлары, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева кайткан.

Җәйге бәйрәмнәрнең бер рәте узып китте. Алда Сабантуйлар, Питрау җыеннары көтелә. Бәйрәмнәрдә очрашканчыга кадәр!

 

Алина Кондратьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев