Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Байморзада яңартылган клуб ачылды

Бу көн Кайбыч районының Байморза авылы халкы күңелендә истәлекле көн буларак сакланып калыр.

Чөнки биредә капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән клуб ачу тантанасы булды.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, ремонт эшләрен алып барган “Заман” төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев катнашты.

Альберт Илгизәрович байморзалыларны әлеге тантана белән котлады һәм кыска вакытта, сыйфатлы итеп ремонт эшләрен башкарып чыккан өчен Равил Җәләлиевка Рәхмәт хаты, клуб мөдире Зинаида Зайцевага, бильярд алу өчен, сертификат тапшырды. Яңартылган клубта Мәлки төбәгенең мәдәният йортлары, клуб мөдирләрен, китапханәчеләрен берләштергән “Керәшен йолдызлары” ансамбле концерт куйды. Анда Олы Кайбычтан “Дуслык” дуэты да чыгыш ясады.
Бер түбә астына клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын сыйдырган бина авыл халкына озак еллар хезмәт итсен.

Кайбыч таңнары, Мингазиз Сунгатуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев