Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражлылар: «Суга күрше авыллардан, Зәйдән дә киләләр»

Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлекнең үсеше, халыкның өчен тиешле шартлар тудыруда зур көч куя.

Җирдә яшәүче һәр кешедә үзенең йолаларын, халкының традицияләрен белеп яшәргә тиеш. Без керәшеннәр дә  гореф-гадәтләребез, үзебезгә генә хас традицияләребез белән башка халыклардан аерылып торабыз.

Шулардан күптән түгел генә билгеләп үткән Качману бәйрәменә тукталасым килә. Православие динен тотучылар бу көнне өйләренә аруландырган изге су алып кайталар һәм аруландырылан суга керәләр. Аруландырылган су ел буена төрле бәла-казалардан, авырулардан саклану өчен кирәк. Бар кешеләрнең дә чиркәүгә барып алырга мөмкинлеге юк аруландырылган суны, ә теләге булган кешегә кая барып суга керергә соң?

Менә безне шушы катлаулы мәсьәләләрне чишәргә безгә авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев ярдәм итте. Сарсаз-Баграж авылы башында Чөкери чишмәсеннән төшкән су җыела торган ташландык башня бар иде, шул урынны Павел Николаевич чистарттырып менә дигән чишмә, су алына торган урын, ял итү, коену урыны булган бик матур мәйданчык төзетте. Менә инде икенче ел чишмә суына шунда йөрибез. Су үзенең чисталыгы, тәме белән торба үткәргечләрдән килә торган сулардан аерылып тора. Суга күрше авыллардан, Зәйдән дә киләләр. Ә узган ел инде авыл халкы Качману бәйрәмендә су коенырга урын эзләп төрле урыннрга таралмады, чөнки биредә су коену  урыны да бар. Быел да 18 январьдә Павел Николаевич чакыруы буенча авыл халкы чишмә янына җыелды.

Николай атакай чишмә суын һәм чумылу урынындагы суларны аруландырды, кешеләр өйләренә аруландырылган сулар алып  таралдылар. Павел Николаевич, аның тормыш иптәше Галина, уллары Евгений суны быел аерым савытларда аруландыру өчен савытлар да тапканнар.

Мин моңа кадәр чумылу өчен туган ягым Питрәчкә кайтып йөри идем, якын ара түгел шул тиз генә кайтып килергә. Менә инде икенче ел авылдагы коену урында чумылдым. Шушы изге эшләре өчен Павел Николаевичка барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Аңа җаваплы эшендә уңышлар, сәламәтлек телим.  

18 январьдә чишмә янына килүчеләрне җирлек башлыгыбыз рәхмәт әйтеп озатып калды. 

Николай Григорьев, Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев