Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражда – авыл җирлекләре Советының чираттагы утырышы

Зәйдә бүген җирлек Советлары утырышларының чираттагысы Баграж җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты

Утырыш алдыннан кунаклар Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган яңартылган һәйкәлне, балалар мәйданчыгын карады. Югары Багражда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Михаил Кондратьев, фермер Григорий Коронов хуҗалыкларында булдылар, биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә яңартылган һәйкәл, зиратка илтүче юлга бәя бирделәр.

Пленар утырыш Урта Баграж мәдәният йортында узды. Аңа кадәр кунаклар биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә ачылган  яңа һәйкәл һәм часовня белән танышты. Утырышта  Баграж җирлегендә 2020 елда  үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр бәян ителде, җирлекләрнең генераль планнары,  «Бердәм Россия» сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләре, ирекле янгыннан саклау хезмәте эшчәнлекләре һ.б. мәсьәләләр каралды. Йомгаклау сүзе белән Разиф Кәримов чыкты.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев