Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Баграж Буйлары” фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Коллектив күп кенә район һәм республика фестивальләрендә һәм конкурсларында катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулый алды

“Баграж Буйлары” фольклор ансамбле 2005 елда Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында Герасимов Алексей Петрович тарафыннан оеша. Ансамбльда 43 яшьтән 65 яшькәчә 20 кеше шөгельләнә. Алар барысы да төрле һөнәр ияләре: укытучылар, сатучылар, машина йөртүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар.

“Баграж Буйлары” ансамбле фольклор жанрында эшли. Коллективның төп максаты - керәшен мәдәниятен район халкы арасында популярлаштыру һәм керәшен халык традицияләрен саклап калу. Ансамбльнең үзенчәлеге булып репертуарларында, традицион һәм заманча фольклор белән беррәттән, керәшен халкына хас борынгы халык җырулары, кунакчыл, туй һәм башка тематик җырулар барлыгы тора.

Коллектив күп кенә район һәм республика фестивальләрендә һәм конкурсларында катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулый алды. Шулай ук район дәрәҗәсендәге бер генә чара да “Баграж Буйлары” фольклор чыгышыннан башка узмый диярлек. Коллектив районның башка иҗат коллективлары белән берлектә, Зәй муниципаль районы территориясендә һәм аннан читтә, яңа халык бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү буенча актив эш алып бара.

КЦ им.Я.Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев