Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баграж халкы җырлап эшли

Зәй районының Сарсаз-Багражда — 207 хуҗалык, 352 кеше исәпләнә. Быел үзебез бу якларда булып, авыл белән якыннанрак танышып кайттык.

Без килүгә, авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәре үрү пунктына алып керде. Биредә дә эш гөрли. «Тынычлык үрәбез» төркемен авылда Светлана Рябова оештырган. Ул челтәр үрүнең барлык нечкәлекләренә Зәйдәге волонтерлардан өйрәнгән, аннан Урта Баграж мәдәният йортына челтәр үрергә йөргән. Эшне Сарсаз-Баграж мәдәният йортында да ул оештырып, авыл халкын тарткан. Челтәр үрүче хатын-кызлар арасында бер ир-ат та бар. Ул — педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев.

Челтәр үрү тәмамлангач, аны Николай Петрович изге теләкләр әйтеп, иман укып, аруландыра икән.

«Маскировка челтәрләре үрүгә юкка гына алынмавыбызны аңлыйбыз, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим икәнлеген беләбез, шуңа бер дә иренмичә, һәр көнне килеп эшлибез. Тизрәк дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-имин кайтсыннар иде», — дип телиләр, җырлый-җырлый челтәр үрүчеләр.

Авылның Алексей Герасимов җитәкчелегендәге «Баграж буйлары» керәшен фольклор ансамбле белән дә таныштык. Мәктәптә эшләп килүче «Сандугач» фольклор ансамбле дә мактауларга лаек.

Зәйнең бу авылында да тагын бер изге, олы эш башкарылды. Ниһаять, авыл халкының чиркәү турындагы хыялы тормышка ашты. Авылның элекке иске кибете урынында чиркәү ачылды.

Башыру качы куелган, ул прожекторлар белән яктыртылган. Караңгыда әллә кайдан күренеп, авылга ямь биреп тора. Звонница куелган. Өч кыңгырау кайтартканнар. Павел Николаевич аларда көй чыгарып кагып та күрсәтте.

Юлыбызны дәвам итеп, Сарсаз-Багражның ике катлы мәктәбенә кердек. Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов һәм укытучы Радий Харитонов һәрбер кабинетка алып кереп, мәктәп тормышы белән таныштырдылар.

— Мәктәптә барлыгы 21 укучы белем ала, бакчага 6 бала йөри. Быел 1нче класска 4 бала керде. Укучылар белән бергәләп, 4 меңгә якын окоп шәме ясап, тапшырдык инде, — диде директор.

Мәктәп янында гына сугыш ветераннары истәлегенә яңа комплекс ачылган.

«Бик кирәкле эш булды ул. Читтән кайткан авылдашлар да киләләр, туганнарын, якыннарын күреп, үзләрендә горурлык хисләре тоялар», — диде Радий Харитонов. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев