Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Багалмам" җиңү белән кайтты фото

14-27 августларда Кырымның Черноморск районы Межводное бистәсендә “Алтын Мәйдан – Крым” V-нче халыкара инклюзив фольклор фестиваль-бәйгесе узды

Фестиваль легендар болгар җырчысы Бисер Киров исемен йөртә, чөнки ул бу чараның нигезендә торучыларның берсе. Хәзерге вакытта фестивальнең җитәкчесе булып “Алтын мәйдан” проекты авторы Гамирә Гаделшина тора.

Елдан ел бу халыкара фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Әгәр узган ел Кырымга сигез йөздән артык катнашучы килсә, быел аларның саны бер меңнән артты. Төрле коллективларның саны да быел йөздән артык иде.

Татарстаннан гына да егермедән артык ансамбль килгән. Ерак Сахадан (элеккеге Якутия) ук унбер мең ярым чакрым ерак араны узып килүчеләр дә бар иде. Фестивальдә Кавказ, Урта Азия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Үзәк Россия һәм башка регионнарның вәкилләрен күрергә мөмкин иде.

Фестивальгә Чистай шәһәренең Мәдәни-көнкүреш үзәгенең “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле барды. Бу олы чарага әзерләнү эшләре бер ел алдан башланды дисәм дә, ялгыш булмас. Репертуар өстендә нык итеп эшләү, һәр атна саен репетицияләр, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофановның һәм ансамбльгә йөрүчеләрнең тырышлыгы аркасында “Багалмам” фестивальгә нык әзерләнеп бару максатына иреште.

Нәтиҗәдә ансамбль өч номинациядә катнашып, өч беренче урын алды. Солистлар да сынатмады, Геннадий Цыганов һәм мин, Рөстәм Хөснуллин үз номинацияләребездә беренче урыннарга лаек булдык, ә Лариса Ильина өченче урынны алды. Вячеслав Алексеевич үзе дә ике номинациядә катнашып ике беренче урынны яулады. Шулай итеп, чистайлылар җиде беренче һәм бер өченче урынны алып кайттылар.

“Багалмам” ансамбленең оешуына әле ел ярым гына вакыт узса да, хәвәскәр җырчыларыбыз күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә лаек булдылар. Киләчәктә дә ансамбль үз йөзен югалтмас, тагы да югарырак үрләргә менәр, диеп ышанасы килә.

 Рөстәм Хөснуллин, Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев