Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Багалмам" ансамбле чиркәү төзү өчен хәйрия концертлары бирә

"Бел син ерак бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ни иккәнен, ни чиккәнен, нинди уйлар, нинди моңнар безгә калдырып киткәнен" Равил ага Фәйзуллинның "Онытма син!" исемле шигыреннән алынган бу юллар һәр халыкка, шул исәптән, керәшеннәргә дә кагыла, дип уйлыйм. Үз халкыңның үткәнен, аның тарихын, гореф-гадәтләрен белү бик мөһим. Соңгы елларда Татарстанның...

"Бел син ерак бабайларның

ничек итеп көн иткәнен,

ни иккәнен, ни чиккәнен,

нинди уйлар, нинди моңнар

безгә калдырып киткәнен"

Равил ага Фәйзуллинның "Онытма син!" исемле шигыреннән алынган бу юллар һәр халыкка, шул исәптән, керәшеннәргә дә кагыла, дип уйлыйм. Үз халкыңның үткәнен, аның тарихын, гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.

Соңгы елларда Татарстанның Чистай муниципаль районында керәшеннәрнең көнкүрешенә аерым игътибар бирелә. Дөрес, керәшеннәр элек тә башка милләт вәкилләре белән бергә төрле бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә катнаша иде. Районда узучы Сабан туенда да керәшеннәрнең аерым мәйданчыгы эшләде. Анда Чистай районы Бахта авылы мәдәният йорты каршындагы "Карендәш" керәшен фольклор ансамбле төп урын алып торды. "Карендәш" ансамбле керәшеннәрнең Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрендә дә призлы урыннар алды.

Берничә ел элек керәшеннәр инициативасы һәм район җитәкчелегенең уңай карашы белән шәһәрдә керәшеннәрнең дини йолаларын үз телендә үткәрү мөмкинлеге туды, Чистайда керәшеннәр өчен махсус дини бүлмә ачылды. Ул вакыйга зур тантанага әверелде, чөнки әлеге бүлмә ачылуга Казаннан һәм Татарстанның башка җирләреннән күп кенә олы кунаклар да килгән иде. Хәзерге вакытта керәшеннәр өчен чиркәү төзү эшләре башланды. Нәкъ Чистай шәһәрендә "Туым җондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар республика фестиваленең зональ туры узган иде.

Күптән түгел районда берничә дистә еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килүче керәшеннәр җәмгыятендә үзгәрешләр булды. Аның җитәкчесе итеп Чистай районында үзенең лаеклы абруен тотучы шәхес Иван Петрович Чурин сайланды. Шәһәрдә яшәүче керәшеннәр инде күптән үз ансамбльләрен оештырырга теләкләрен белдерәләр иде. Шундыйлар арасында Геннадий Цыгановны аерым билгелисе килә. Геннадий Ивановичның үз халкы мәдәниятына, тарихына, теленә булган мәхәббәте аның дус-ишләренә дә рухи көч өстәде. Нәкъ бер ел элек, 2017 елның март аенда Чистай шәһәренең "Восток" мәдәни-көнкүреш үзәге каршында "Багалмам" исемле ансамбль барлыкка килде. Әлбәттә, бу хәл "Восток" үзәге җитәкчелеге тарафыннан уңай караш тапты. Ансамбльгә йөрүчеләр үзләренең иҗатын фольклор юнәлеш белән бәйләргә булдылар. Яңа коллективның җитәкчесе итеп районда киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә халыкара, Россия һәм Татарстан күләмендәге фестивальләр, конкурслар лауреаты, районда озак еллар дәвамында дан тоткан татар, чуваш ансамбльләре җитәкләгән чын профессионал Вячеслав Алексеевич Митрофановны чакырдылар.

Бу турыда да аерым әйтәсе килә. Иван Петрович Чуринның яңа ансамбль тормышында роле гаять зур. Ансамбльгә костюмнар тектерү, кирәк чакта транспорт мәсъәләләрен чишү, яңа музыкаль җиһазлар алу һәм башка оештыру эшләрен аның ярдәменнән башка хәл итүне күз алдына да китереп булмас иде.

"Багалмам"ның оешуына бер ел үткәнен сизми дә калган җыручыларның үзләренең кыска гына, ләкин бик нәтиҗәле тарихларына горурлык белән карарга тулы хокуклары бар. Шул вакыт дәверендә алар район һәм республика күләмендә оештырылган күп кенә бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә лаеклы итеп катнаштылар. "Багалмам" ансамбле узган ел Мамадыш районында республикакүләм "Питрау" һәм "Наш дом - Татарстан" этно-мәдәни фестивальләре лауреаты исемнәренә лаек булган иде. Шулай ук, ансамбль Татарстан Республикасы ветераннары арасында үткәрелгән "Балкыш" фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясады.

Югарыда әйтелгәнчә, Чистайда керәшеннәр өчен махсус чиркәү төзи башладылар. Бу изге эшкә "Багалмам" ансамбле үз өлешен кертә. Районыбызда урнашкан һәм керәшеннәр яшәгән авылларда, әлеге чиркәү төзелешенә ярдәм итеп, хәйрия концертлары белән чыгыш ясый. Әле үз түбәгебездә генә түгел, Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында төзелүче чиркәү файдасына да шундый ук чара оештырылды. Алда - күрше булган Яңа Чишмә, Алексеевское районнары авыллары...

Бүген ансамбльнең киләчәге бик матур күренә. "Багалмам"ның алдагы айларга гына да планнары зур. Апрель ае ахырында Чуваш республикасы Комсомол районы Урмай авылында узучы "Урмай-Зәлидә" фестивалендә, июль аенда Чабаксарда узучы федераль Сабан туенда лаеклы чыгыш ясарга, ә август аенда хәтта Кырымда булучы "Алтын мәйдан" фестиваленә барырга уйлары бар. "Багалмам" керәшен фольклор ансамбленә киләчәктә яңа иҗади биеклекләрне алуда тик зур уңышлар гына телисе кала.

Рөстәм Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев