Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр"дагы онытылмаслык көннәр

13-27 августта Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагерында “Айбагыр” этносменасы узды. “Айбагыр” тормышы һәм пандемия керткән яңа тәртипләр турында сөйлибез.

Пандемия вакытындагы ял

Быел җәйге лагерьлар өчен иң стресслы елларның берсе булгандыр, мөгаен. Җәйнең иң кызу вакыты, ә лагерьлар үткәрергә һаман рөхсәт юк.

Июль башында, ниһаять, барлык лагерьлар, вожатыйлар һәм балалар өчен сөенечле хәбәр килде – лагерьлар булачак. Тик Роспотребнадзор керткән яңа тәртипләр буенча.

“Айбагыр” лагере быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмәтова сүзләренчә, 2020 елда “Кама” лагеры балаларны үзенә өч сменага җыйган. Икенче июль көнне биредә, беренче булып, спорт-сәламәтләндерү сменасы эшли башлаган. Икенчесе – “Дуслык”, өченчесе – “Нурлы алан” һәм “Айбагыр” сменалары. Беренче сменага – 98 бала, икенчесенә – 175, ә өченче сменага 150 бала килгән. Лагерьлар соң башланганга күрә, ял итәргә килергә теләүчеләр бик күп булган. “Әти-әниләрнең балаларын лагерьга җибәрәселәре килде. Путёвкаларны бездән яки интернет челтәрендә алырга була иде. Урыннар аз булу сәбәпле, бик күпләр бара алмыйча калды”, – дип сөйләде ул.

Эльмира Саматовна пандемия аркасында Роспотребнадзор куйган таләпләр һәм, шуңа бәйле рәвештә, лагерь тормышындагы үзгәрешләр белән дә таныштырды. “Хәзер лагерьларга таләпләр катгыйланды. Лагерьга кабул итәр алдыннан, балаларның сәламәт булуларын раслаган справкаларын, кәгазьләрен тикшерәбез. “Кама” территориясенә алдан ук дезинфекцияләнгән автобусларга утыртып алып керәбез. Балаларның лагерь территориясенә керү вакыты ике сәгатькә сузыла. Әгәр дә бала территориядән чыгып китә икән, ул кире лагерьга керә алмый дигән сүз. Шулай ук, һәрбер корпуста да саклангыч әйберләр бар. Пандемия лагерь тормышына үзгәрешләр кертте, әлбәттә.

Шуларның берсе – әти-әниләрнең балалары янына лагерьга килә алмау лары. Минемчә, балалар өчен бу әйбәтрәк. Балалар яңа тирәлеккә тизрәк ияләшәләр”, – ди ул.

Үзгәрешләр лагерьда үткәрелә торган чараларга да кагылган. “Массакүләм чараларның күбесе саф һавада уза. Аларны һәрбер отряд аерым-аерым үткәрергә тырыша. Балаларның пандемия куркынычына бәйле үзгәрешләргә бик исләре китмәде. Ул аларга кагылмады дисәк тә була”,– дип сөйләде Эльмира Әхмәтова.

“Кама”да – өченче тапкыр

“Айбагыр” этнолагеры “Кама”да өченче тапкыр оештырылды. Газетабызның узган санында “Айбагыр”да барлыгы 60 бала ял итәчәк дип язган идек. Лагерьга аларның 55е генә килгән. 5 кеше, берничә көн алдан, барудан баш тарткан икән.

Этносмена ел саен үзенчәлекле программа әзерләргә тырыша. “Без “Айбагыр”да “Көн саен – яңа көн”, дигән девиз белән яшибез, – ди 6нчы отрядтан Казан кызы Анжела Чуктиева. Бу лагерь белән ул 2017 елда танышкан. Быел бирегә дүртенче тапкыр килүе. “Лагерьга килгәнче, мин керәшеннәр турында бернәрсә дә белми идем. Монда көн саен безнең матур бәйрәмнәребезгә багышланган чаралар үткәрәләр, мәдәниятебез, йолаларыбыз, тарихыбыз буенча лекцияләр укыйлар”, – дип сөйләде Анжела. Быел Анжела “Айбагыр чибәре” конкурсының җиңүчесе дә булды.

“Айбагыр” үзе кояш билгесе булса да, этносменаның оештырылу вакыты ел саен яңгырлы чорга туры килә. Кояшлы матур көннәр бармак белән генә санарлык, шуңа күрә күп очракта балалар салкын корпусларда яшәргә мәҗбүр. Казан шәһәреннән Диана Чуктиева “Айбагыр”ны бик ошатса да, корпуслардагы салкын идәннәрне бер дә мактамады. “Бүгенге көндә бүлмәләрне җылыткычлар белән җылытып торалар. Киләсе елларга идәннәрне җылытыла торган итеп ясап куйсыннар иде”, – ди Диана.

Кояшлы көннәр аз булса да, “айбагыр”лыларның кәефләре гел күтәренке. Алар һәрбер иртәләрен дә диджей Вадим дәдәйләре белән башлыйлар, көннәрен дә ул куйган матур җырлар белән тәмамлыйлар. Вадим Шрыков кайчандыр үзе дә “айбагыр”лы булган. Бүген исә ул биредә иң яшь вожатый. “Көн саен балаларны музыка белән уятып, күтәренке рухтагы композицияләр астында зарядка ясатабыз. Минем эшем музыка белән бәйле. Төрле чараларга туры килә торган композицияләр әзерлим”, – дип сөйләде ул.

Илебездәге коронавирус пандемиясе аркасында, күп кенә әти-әниләрнең үз балаларын җәйге лагерьларга җибәрергә кыюлыклары җитми. Балык Бистәсе егете Илья Маямсин: “Минемчә, пандемиядән куркырга кирәк түгел. Монда бар таләп ләр дә үтәлә. Көн саен тән температурасын үлчәп, сәламәтлегебезне тикшереп торалар”, – ди. Үзеннән лагерьдагы үзгәрешләр турында да сорадым. “Үзгәреш ләр бик сизелми. Быел мастер-класслар гына азрак үткәрелә. Башка елларда аларны килгән кунаклар оештыра иде. Ә быел лагерь территориясенә чит кешеләр керә алмый”, – диде ул. Лагерь турында бик канатланып сөйләде Илья. “Биредә керәшеннәр турында күп итеп сөйләүләре ошый. Моннан без яңа белем туплап, яңа идеяләр белән кайтабыз. Бишенче елын килдем. Быел отряд командиры итеп тә куйдылар. Моңа мин бик шатмын”, – ди егет.

“Кызулар”ның уңышы

 “Айбагыр”лылар 4 отрядка бүленгән – “Бәләкәй җондозлар”, “Райбагыр”, “Кызулар”, “Алтын керәшен”. Аларның һәрберсенең үз девизы, байрагы һәм җыры бар. “Дәдәй”ләре – Алмаз Кадыйров, Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков, ә “түти”ләре – Юлия Дувалова, Алёна Кудряшова, Аида Сахарова, Лилия Мифтахова.

Дмитрий Баранов – эстрада җырчыларының концертларын алып баручы егет. Ә “Айбагыр”да ул – гади Дима дәдәй һәм “Кызулар” отряды җитәкчесе. “Әйбәтрәк буласың килсә, үз өстеңә җаваплылык алырга кирәк дип әйтәләр. Минем лагерьда җаваплылыгым зур – бер отряд балаларым бар. Миңа хәзер бик тырышыр га кирәк. Чөнки балалар миңа карыйлар, миннән үрнәк алалар. Әгәр мин көчсез булсам, алар да көчсез. Әгәр дә мин көчле булсам, алар да көчле була”, – дигән иде Дмитрий. Дөрестән дә, отряд балалары алдында вожатыйның авторитеты югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Зур җиңүләр яулар өчен, алдан әйдәп баручы көчле кешең булуы бик мөһим бит. Бу сменада иң күп җиңүләрне “Кызулар” отряды яулаган. Димәк, Дмитрий үз эшен 100 процентлык итеп башкарган.

Антны үтәгәннәрдер

 Смена ачу тантанасында “Айбагыр” флагын күтәргәннән соң, балалар бергәләшеп “Айбагыр” лагеры анты”н әйткәннәр иде.

“Без, “Айбагыр”лылар, үз халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калырга омтылабыз һәм ант итәбез:

- үз телебезне, культурабызны, традиция һәм йолаларыбызны яшәтергә!

- туган табигатебезнең кадерен белергә, лагерьдагы бер агач ботагын да сындырмаска!

- лагерьдагы таләпләрне үтәргә, вожатыйлар сүзен тыңларга!

- аш-ботка, котлетларны ашап бетерергә!

- керәшен яшьләре һәм балалары тормышында актив катнашырга! Өйгә яңа көч һәм белем туплап кайтырга!”

27 августта “Айбагыр” лагеры үзенең тугызынчы сменасын тәмамлады. Анда ял иткән балалар алдан биргән антларын тиешенчә үтәп, алдагы уку көннәренә җитәрлек көч туплагандыр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев