Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" этнолагере турында кызыклы фактлар

18 июль көнне “Айбагыр” этнолагере җиденче сменасын тәмамлады. Сезнең игътибарыгызга лагерь турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез

  • “Айбагыр” лагере соңгы өч елда Мамадыш җирендә 170 бала кабул итте.
  • Быел вожатыйлар составы 80 процентка яңартылды. Аларның барысы да диярлек үзләре “Айбагыр”да тәрбияләнгән түти һәм дәдәйләр.
  • “Айбагыр”ның иң кечкенә тәрбияләнүчеләре – 9 яшьләрен генә тутырган малайлар – Зәйдән Артём Сорокин һәм Казаннан Иван Пугачёв булдылар. Артём үзен лагерьның “Футбол йолдызы” итеп, Иван “Иң талантлы” итеп танытты. Моннан кала, малайлар арасында узган конкурста җиңеп, Иван “Айбагыр җегете” исеменә лаек булды.
  • Лагерьнең иң олы тәрбияләнүчесе – Кайбычтан килгән Альбина Таймасова. 17 яшьлек Альбина “Айбагыр”да быел инде алтынчы тапкыр. Альбинага “Айбагыр ветераны” дипломы тапшырылды.
  • “Айбагыр”ның педагог-оештыручысы һәм өлкән вожатые Алёна Кудряшова да быел алтынчы сменасын уздырды. Яхшы оештыру сәләтен һәм намуслы хезмәтен искә алып, “Кама” лагере администрациясе Алёнаны тагын ике сменада Мамадыш балалары белән эшләргә тәкъдим итте.
  • Иң күп тәрбияләнүчеләр саны Казаннан һәм Чаллыдан. Мамадыш территориясендә узучы лагерьда барлыгы 10 Мамадыш баласы ял итте.
  • Кукмарадан Афанасьева Полина үзен бик оста футбол уйнаучы буларак күрсәтте. Тәрбияләнүчеләр арасыннан берүзе вожатыйлар составында футбол уеннарында катнашты.
  • Тукай районыннан килгән җыручылар, бертуган Николай һәм Андрей Казанцевлар лагерьның культура чараларында иң актив булдылар.
  • Балык Бистәсеннән килгән Эльза Гордеева “Айбагыр чибәре” титулына ия булды. Җөридә узган “Питрау җыены” фольклор фестивалендә катнашып, лауреат исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев