Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" ансамбле Олы көнгә багышлап концерт оештырды

22 апрель - Татарстан Халыклары съезды узган көнне, керәшен халкы Ленин исемендәге мәдәният йортында "Олы көн" бәйрәменә багышланган концертына җыелдылар.

Концерт башланырга әле шактый вакыт иртә булса да, тамашачылар белән зал тулган иде. Изге "Пасха" атнасы буларак, концертка килгән халык бер-берсен бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп, Пасха символы булган төрле төсләргә буялган йомыркалар өләштеләр.
Бу концерт Татарстанның халык артисты Галина Казанцева әзерләүе буенча, Казан шәһәре керәшеннәре оешмасы членнары катнашы белән тормышка ашты. Тамашачылар чакырылган артистларның сәхнәдәге чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Зөһрә Сәхәбиева, Бәширә Насыйрова, Виталий Агаповларның башкарган җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бүгенге көндә Төркиядә яшәүче, Башкортстанның Бакалы районында туып үскән Светлана Матвеева төрле милләт телләрендәге җырлар белән сөендерде.
Халкыбызның танылган җырчылары - карендәшләребез Галина Казанцева һәм Георгий Ибушевның чыгышларын халык аяк басып алкышладылар.
Татар, керәшен, рус җырлары барыбызның да күңелләренә хуш килде. Мамадыштан килгән "Тәнкәләр" ансамбле башкарган чыгыш концертның иң гүзәл номеры булды!
"Айбагыр" ансамбле коллективы "Олы көн" йолаларын, "Питрау" бәйрәме күренешләрен башкарганда үзебез бала чакка, яшьлеккә әйләнеп кайткан кебек, хисләнеп тыңладык, хәтта залда балавыз сыгып утыручылар да юк түгел иде. "Айбагыр" коллективы артистларыннан үзешчән керәшен күчмә театры оештырырга булыр иде. "Айбагыр" ансамбле зур осталык белән башкарган "Питрау көе" күңелләребезне тетрәндерде! Шулай ук Тукай районының Марина Казанцева җитәкләгән ансамбль, яшь Казанцевларның, Казаннан "Сәйдәш" ансамбле һәм Муса Маликов чыгышларын халык ошатты. Яшь биючеләр - Уткиннар безнең күңелләргә дәрт өстәп, яшәреп киткән кебек булдык. Чыгыш ясаган артистларга рәхмәт йөзеннән тамашачылар күп санлы чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Концерт беткәч тә халык таралышырга ашыкмады. Татарстаныбыз - уртак йортыбыз: дуслыкта бердәмлектә, матур яшибез, бергә күңелле ял итәбез!
Пелагея Михайлова, Казан
Чарадан фоторепортаж карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев