Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ай, Кәләй урамнары ла...

Кичә, 19 февраль көнне, "Туганайлар" журналистлары Әлмәт якларында иҗади командировкада булып кайтты.

Мондагы гаҗәеп матур табигатькә карап сокландык. Искиткеч киң күңелле кешеләр белән аралашып, тагы да илһамланып кайттык.

Кичүчат авылында ат чабышлары буенча Россияның һәм Европаның күптапкырлы чемпионы, карендәшебез Генадий Большаков җитәкләгән ат-спорт мәктәбендә булып, чабышкы атларына карап хозурландык.

 

Күптән түгел бриллиант туйларын - 60 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үткән Аннук түти белән Иван дәдәй Варламовлар белән күрешми булдыра алмадык. Алар бәхетле яшәү серләре белән бүлештеләр.

 

Авыл китапханәсендә яраткан шагыйрәбез, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очраштык.

Кич белән, Кәләйнең күптән түгел генә ачылган яңа клубында, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле зур концерт куйды. Тамашаны карарга зал тутырып халык килгән иде.

 

Әлмәт якларында күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында газетабызның киләсе саннарында тулырак укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев