Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ахманда мәдәният йорты яңартылды

Шушы көннәрдә Башкортстанның Бакалы районындагы Ахман авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын ачу тантанасы булды.

Хәзер авыл халкы яңартылган бинада бәйрәмнәр үткәрә, ял итә һәм шунда ук урнашкан китапханәдә рәхәтләнеп китаплар укый ала.

– Бу вакыйганы авылдашлар күптән көтте. Ремонт бик яхшы эшләнгән, төзүчеләр тырышканнар. Авыл халкы бирегә килеп, күңел биреп ял итәр, кәефен күтәрер, ә яшь буын үз кызыксынуларына карап шөгыль табар дип ышанабыз. Ахман авылы керәшеннәре әби-бабайлардан калган традицияләрне, йолаларны сакларга тырыша. Хәзер мөмкинлекләребез тагын да артыр, якты, иркен мәдәният йортында үткән милли бәйрәмнәрдә олылар гына түгел, яшьләр дә, балалалар да теләп катнашыр. Ел саен китапханәгә берсеннән-берсе кызыклы китаплар кайтып тора. Китапны якын дус иткәннәр дә җитәрлек. Алар китапханәгә йөрергә ярата, ремонттан соң инде биредә озаклап утырып китап уку өчен тиешле уңай шартлар бар”, – дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев