Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл көннәрен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде

Кукмара, Грахов районнары авылларында да бәйрәмнәр күңелле узган.

Авыл көненә читтә яшәүчеләр дә кунакка кайта, тирә-як авыллардан да киләләр. Барысы бергә җырлап-биеп, аралашып ял итәләр.

Кукмара районының Пчеловодта Авыл көнен кечкенә масштаблы булыр дип көтелсә дә, олылап уздырылган. Бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров та кайткан.

«Бик күп рәхмәт сүзләре килеп иреште. Килгән кунакларны коймак, чәй белән сыйладык. Алар өчен концерт, уеннар булды. Шундый рәхәт, күңелле узды», — диде оештыручылар.

Түбән Чура авылы халкы да бәйрәмгә җыелган. Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар арасында гармунчылар ансамбле «Баламишкин» булган. Авыл көне халык биюләре, төрле уеннар, җырлар белән дәвам иткән. Шулай ук лотерея уйнатканнар, ахырда дискотека белән тәмамланган.

Удмуртия республикасының Грахов районының Порым авылында да Авыл көне булып узган. Бәйрәмне «Тәңкәләр» керәшен ансамбле, «Ашальчи» удмурт коллективы ачып җибәргән. Үзешчән артистлар, җыр-биюләр белән гөрләп узган бәйрәм. Шурпа, пылаудан авыз итеп, тәмле тәм-томнар белән сыйланып, чәй эчеп тәмамланган.

Мондый бәйрәмнәр туганнар белән җыелышу, дусларны күрү, танышларны очрату өчен менә дигән урын. Юкка гына «Бер күрешү — үзе бер гомер» дип әйтмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев