Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларны кем яшәтә?

Авылларны ничек сакларга? Яшьләрне ничек авылда калдырырга? Әлеге сораулар бүгенге көндә кемнәрне генә борчымый икән? Бу мәсьәләдә илкүләм проект-программалар да шактый эшли. Тик әлегә нәтиҗәләре генә әллә ни куандырмый.

Зәй районы керәшен җәмгыяте активистлары бу өлкәдә матур башлангыч күрсәттеләр. Инде бөтенләй бетеп барган Федоровка авылында, гөрләтеп, Тройсын бәйрәмен үткәрделәр.

Узган гасырның егерменче елларына кадәр бу җирлектә меңгә якын кеше яшәгән. Хәзерге көндә аларның саны ике дистә тирәсе генә. Район күләмендә Тройсын бәйрәмен нәкъ менә шундый кечкенә авылда үткәрүнең үз сәбәпләре бар. Беренчедән, Тройсын - Федоровканың престол бәйрәме, икенчедән, район керәшен җәмгыятенең иң актив җегетләре - чыгышлары белән шушы авылныкылар, өченчедән, Пидәрне ташлап киткән кешеләрнең күңелләрен кузгатып, аларны, киредән, авылга тартып булмасмы, дип. Инде бер чыгып киткән кеше кире кайтырмы-юкмы (авылда бертөрле дә эш юк бит хәзер), әмма бу бәйрәм чарасы анда катнашкан бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. Иске Зәйдән "Җиләк", Урта Баграждан "Сүрәкә", Сарсаз-Баграждан "Баграж буйлары", Сармашбаштан "Мизгел" ансамбле җыручылары башкаруындагы көй-моңнарны тыңлап, пидәрлеләр дә, кайткан кунаклар да көнозын кинәнделәр. Алар янәшәсендә, "Туым җондозы" конкурсларында инде исемнәрен таныткан яшь җырчылар - Рената Вәлиахметова, Максим Кузнецов, Виктория Трофимоваларның матур җырларын ишетү - ямь өстенә - ямь булды. Фәннүр Миннекаев, Роза Кузьмина, Татьяна Тартмина, Тамара Москова, Флера белән Николай Бухаровлар да халыкка берсеннән-берсе моңлырак керәшен көйләрен бүләк иттеләр. Николай Матвеев җырларын мәйдан аеруча алкышлап каршылады, ни дисәң дә - Пидәр авылының үз җегете бит!

Район администрациясе исеменнән тәбрикләү чыгышында Валерий Григорьевич Акатьев: "Кечкенә авылларда шушындый зур масштабтагы бәйрәмнәр үткәрү - авылларны саклап калуның бер юлы ул. Анда яшәүчеләр дә зур тормыштан читтә калмаска тиеш," - дигән сүзләрен җиткерде. Район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Яковлев, моннан егерме биш еллар элек, Пидәр авылында беренче тапкыр уздырылган Тройсынны искә алып, "Ул еллардагы кешеләр исән булмасалар да, алар оештырган бәйрәм - бүгенгедәй күз алдында. Кеше китә - җыры кала. Без дә белгәннәребезне яшь буынга тапшырырга бурычлы", - диде.

Бәйрәм тантанасында быел өйләнешкән яшь парларга, авылның иң өлкән әбисе - тыл ветераны Федора Кустовскаяга, сугыш ветераны Матвей Абрамовка да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, уен-конкурсларда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады. Ә иң зур бүләк - Тройсын тәкәсе - авылның бердәнбер укучысы - быел сигезенче классны тәмамлаган Михаил Абрамовка эләкте. Кунакка кайткан Альберт белән бил алышканда, нәкъ менә Мишаның җиңүе - авыл кешеләренең күңелендә өмет-ышаныч тудыргандай булды. Бетмәс әле авыл, җир йөзеннән югалмас, әнә, Миша кебек егетләр үсеп килә бит, дигән уй җанны иркәләде.

Федоровкадан читтә яшәүчеләр дә, тамырларын онытмаганнар, нигезләрен бетермәгәннәр. Тройсынны үткәрүне дә алар үз өсләренә алганнар. Шундыйларның берсе - Валентин Атласовның күңеле менә ташыйм - менә ташыйм дип тора. "Булдырдык бит егетләр. Киләчәктә узасы Тройсыннар монысына караганда шәбрәк тә булыр әле", - ди ул, эчкерсез канәгатьләнү белән.

Билгеле, мондый егетләр булганда, әле авыллар да бетмәс, бәйрәмнәребез дә сакланыр.

Мария Мартынова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев