Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Август аенда башкарыласы эшләр

Җәйнең соңгы ае – августта бакчада ниләр эшләргә кирәк? Бүген әлеге сорауларга җавап бирәбез

Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшартырга кирәк.

Кура җиләгенең яшь куакларын (5—6 үсенте) калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк, җир ягалый кисеп, су сибәләр.

Слива, груша һәм алманың коелганнарын җыеп (бу очракта зарарлы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җиргә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу яхшы булыр.

Уңышны җыеп алганнан соң агач кәүсәсендә барлыкка килгән бушлыкны юк итүгә һәм яраларны дәваларга керешәләр.

Чия агачларында була торган коккомикоз авыруына каршы бордос (3 процентлысы — 300 грамм бакыр купоросы һәм 400 грамм известьне 10 литр суга салып), 30 процентлы карбофос кушылган эремәне сиптерәләр. Кара карлыганны һәм крыжовникны антракноз (бигрәк тә дымлы участокларда килеп чыккан гөмбә авыруы — яфракларда таплар барлыкка килә, кызара һәм кибеп иртә коелырга да мөмкин) авыруына, ончыл чыкка каршы югарыда әйтеп үтелгән эремәгә тәмәке һәм сабын (чагыштырмача 300—400 г тәмәке, 40 г сабын) кушып сиптерәләр. Эремә кимендә бер тәүлек торырга, сөзелергә тиеш.

Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр. Помидорның, брюссель кәбестәсенең башларын чеметергә кирәк.

Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфракларны җыеп компостка кушарга.

Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.

Өлгерүенә карап, башлы, орлыклык суганны, сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга.

Яшелчә саклагычларына формалин белән дезинфекция ясыйлар һәм ягып корыталар.

Иртә өлгерешле кишер һәм чөгендерне дә җыеп алырга мөмкин. Кыш куллану өчен үлән-укроп, кишер яфрагы, мелисса, бөтнек киптерәләр, яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.

Игелек.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев