Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атна ахырында республикада нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда бу атна ахырында кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

14 декабрь көнне һава торышы әле Себер антициклонын билгеләячәк. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез — -3...-9га кадәр булачак.

15 декабрь, пәнҗешәмбе көнне көнбатыш циклонның атмосфера фронты үзе белән кар алып киләчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстанның аерым районнарында бураннар һәм көчле җил 17 м/с. кадәр күтәрелү ихтималы зур түгел: төнге сәгатьләрдә – 6-11 градус, тәүлекнең якты вакытында -3 дән -8 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча 16 декабрь бераз кар явачак. Республика буенча һава температурасы төнлә -9дан -14 градуска кадәр, көндез -2дән -7 градуска кадәр булачак.

17 декабрь төбәктә һава торышы тагын начарланачак. Көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары узу сәбәпле, «явым-төшемнәр, урыны белән бураннар һәм көчле җил фаразлана».

"Татар-информ"
Фото: wallhere.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев