Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атна ахырына Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта

Якынча фаразлар 9 майда Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем яву ихтималының аз булуын күрсәтә

Бүген Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысына эләкте. Шул сәбәпле, Төньяк-Көнбатыш һава агымнары республика районнарына Төньяк киңлекләрнең салкын һавасын алып килде. Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

6 майда атмосфера басымы үсеше акрынлап болытларның кимүенә һәм явым-төшемнең туктатылуына китерәчәк. Төнлә төбәкнең көнчыгышында юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы 0..-5 градус, көндез +7..+12 градус билгесенә кадәр күтәреләчәк.

7 һәм 8 майда һава торышы антициклон йогынтысында формалаша. Явым-төшем көтелми, һава температурасы җылына башлый.

Шимбә көнне төнлә 0..+4 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +13..+18  градуска хәтле җылыначак.

Якшәмбе көнне төнлә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-2 гардуска кадәр, көндез +16..+21 градуска кадәр җылы булачак.

Якынча фаразлар 9 майда Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем яву ихтималының аз булуын күрсәтә. Бары Көнчыгышта гына, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә термометр баганасы +2..+7 градуска кадәр, көндез +15..+20 градус күрсәтәчәк. Әмма 10 майда яңгырлы һава торышы кире кайта. Төнлә +3..+8, көндез + 11..+16 градус җылылык көтелә.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев