Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атлар үрчетү җиңел эшме?

Мамадыш районының Дүсмәт авылында яшәүче Козловлар гаиләсе - төбәкнең атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башлаган хуҗалыкларның чираттагысы. Аларның фермасындагы атлар саны дистәгә якынлашып килә. Моннан тыш, әлеге гаилә ун баш мөгезле эре терлек асрый, 40 гектардан артык җир эшкәртә, дип хәбәр итә "Нократ" газетасы сайты.

Авыл кешесенең тормышын җирдән башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына җир кешене туендыра да, киендерә дә дип әйтмиләрдер. Моның шулай икәнлегенә Дүсмәт авылында яшәүче Козловлар гаиләсе үз мисалларында инанган. Владислав һәм Светлана 2013нче елда КФХ оештыралар. Бүгенге көндә ул матур гына үсеп килә.

-Үз эшебезне ачып җибәрү файдага булды, әлбәттә. Сөт сатабыз, ит сатабыз. Безнең фермер хуҗалыгын гади дип әйтеп булмый, чөнки без, мөгезле эре терлекләр асраудан тыш, атлар үрчетү белән дә шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта 8 баш атыбыз, унга якын сыер малы бар,- диде Светлана Козлова.

Авылда үз бизнесыңны булдыру өчен иң мөһиме - тәвәккәллек һәм ышанычлы адымнар белән алга бару,- ди фермерлар. Бүгенге көндә алар 40 гектардан артык җир эшкәртә. Анда икмәк һәм печән үстерәләр. ашлык саклау өчен зур склад та төзеп куйганнар, маллар абзары да яңа. Дәүләт тарафыннан бирелгән грант техника алырга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта ике МТЗ тракторлары, аларга агрегатлары бар.

-Киләчәктә дә бу юнәлешне дәвам итәчәкбез. Хуҗалыкны тагын да үстерергә, киңәйтергә планнарыбыз. Авылда шунсыз булмый,- ди Светлана Козлова.

Гаилә башлыгының төп эш урыны да бар. Владислав АПК "Нократ" җәмгыятендә хезмәт куя икән. Аларның төп ярдәмчеләре - уллары Николай.

-Мин бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә читтән торып техникумда белем алам. Алга таба планнарым авылга кайту. Бүгенге көндә дә бергә эшлибез. Чәчү вакытында мин тракторда,- ди Николай Козлов.

Ә шулай да, фермер хуҗалыгының горурлыгы ул - атлар. Биредә аларны үрчетү белән җитди шөгыльләнергә уйлыйлар һәм бу юнәлештә планнары да зурдан, ни дисәң дә, шушындый сөлектәй сылу һәм мәһабәт хайваннар элек-электән кешенең иң ышанычлы ярдәмчеләре һәм дуслары булган бит.

Гаиләнең эшне зур күтәренкелек белән башкаруы аларга барлык кыенлыкларны җиңәргә һәм киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Иң мөһиме - курыкмау һәм билгеләнгән максатыңа ышанычлы адымнар белән атлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев