Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әти сүзе сүз булган гаилә

Гаилә – ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе. Ефремовлар – шундый мәхәббәтле һәм ихтирамга ия үрнәк гаиләләрнең берсе.

Мәхәббәт тарихы 
Анна белән Петр Ефремовлар Балык Бистәсе районының янәшә авылларында туыпүскәннәр. Үзләре ерак туганнар булсалар да, үсмер чакта, яшь вакытта бер-берсе белән таныш булмаганнар. Ул вакытларда балаларны ныклы күзәтү астында үстергәннәр, шуңа күрә, Аннага әти-әнисе күрше авылларга йөрергә рөхсәт итмәгән. Яшьләрнең икесенең дә әниләре — Теләче районының Тәмте авылыннан. Шул авылда танышканнар да инде алар. 

— Гадәти көннәрдә күрше авылларга йөрергә ярамаса да, әти-әни Тәмтедә төнлә белән уза торган Казанский бәйрәменә җибәрәләр иде. Нәкъ менә шул бәйрәмдә булачак ирем Петр белән таныштык та инде. Бәйрәм аланында күрешеп, дусларча гына сөйләшеп, Казанский бәйрәмен бергә уздырдык. Шуннан соң очрашып йөри башладык, — дип сөйләде Анна Николаевна. 

Бер ел очрашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә корырга карар кылалар. Туйлары да керәшенчә матур итеп узган. 

— Безне тәрбияләп-үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Туган йортымнан мине зурлап озаттылар, ирем йортында матур итеп каршы алдылар. Туебыз авылда узды. Көндез — яшьләр, кич белән олылар туе булды. Кода-кодагыйларны җыр белән каршы алдылар, җыр белән озаттылар. Кара-каршы килештереп җырлаулар кич буе тынмады. Хәзерге кебек алып баручы тамадалар булмаса да, туебыз үз йола-гадәтләребезгә туры китереп, күңелле узды. Кодаларның күчтәнәчләрен матур итеп, җырулар белән чыгарулары, минем әти-әнинең аш чыгаручыларга бүләкләр бирүе, башларына яулыклар ябуы бүгенгедәй хәтеремдә, — дип, матур хатирәләргә бирелеп сөйләде Анна Ефремова. 

Хатын, әни һәм тәрбияче 
Аннаның Казан дәүләт педагогия университетында укыган вакытлары. Кулында әле диплом булмаса да, эшкә алганнарына шатланып, ул балалар бакчасында эшли башлый. Балалар тапкач, дипломлы булгач, мәктәптә математика укытырга күчәргә уйлый. Әмма үз сабыйлары белән янәшә буласы килгәнлектән, балалар бакчасында кала. 

Анна Николавна инде 10 ел татар балалары төркемендә тәрбияче булып эшли. 

— Татар телендә сөйләшкәч, балалар белән, аларның әтиәниләре белән аралашырга, эшләргә бик җиңел булды. Кызыбыз Татьяна белән улыбыз Николай да үз туган телебездә сөйләшеп үстеләр, хәзер дә сөйләшәләр. Ул вакытларда әле безнең эштә тел мәсьәләсендә авырлыклар юк иде. Соңгы 10 елда мин балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып эшлим. Тел проблемасының нәкъ уртасында кайныйм, дисәм дә була, — диде ул. 

Тәрбияче ул, кайчак, әни дә, дус та. Бары чын күңелдән сөйләшкәндә генә, балаларның ышанычын яуларга мөмкин. Татар теле дәресләрендә Анна Николаевна төркемдәге балаларны төрле алымнар белән мавыктырырга тырыша. Сабыйларның теленә ятышлы булсын дип, уеннар өчен шигырьләрне дә үзе яза. Төрле ярышларда да ул язган шигырьләр белән чыгыш ясап, балалары җиңү яулыйлар. 

Анна Николаевнаның тырышлыгын җитәкчеләр дә күрә һәм тиешенчә бәяли. 2020 елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы бирелгән аңа. Ә 2023 елда телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерүдәге тырыш хезмәте өчен, шул ук министрлыкның күкрәк билгесенә ия булган. 

— Төркемдәге балаларның әти-әниләре белән уза торган җыелышларда ел саен татар телендә төрле уеннар күрсәтәбез. Әти-әниләр кызыксынып, сокланып карап торсалар да, тел өйрәтүне кирәк нәрсә дип кабул итмиләр. Мәктәптә укырга кыен булыр дип куркалар, бугай. Бездә андый куркулар булмады, — дип сөйләде Анна Николаевна. 

Үзләренең балалары мәктәптә русча сөйләшсәләр дә, әти-әниләре өйдә гел татарча сөйләштергәннәр, ә русчага күчә башласалар, аңламаганга салышканнар. Ефремовларның кызлары Таня кечкенәдән үк татар телендә яхшы сөйләшкән, ә менә Коля, вата-җимерә дигәндәй, әйтәсе сүзен көчкә аңлата торган булган. Гаилә башлыгы Петр туган телләрендә сөйләшүне хуплый, «без картайгач, безнең белән ничек сөйләшерләр, алайса», дип әйтә ул. 

Әти җилкәсе
Әти сүзе бер була, дигәндәй, балалары әтиләренең әйткән сүзенә һәрчак колак салып, аның белән киңәшләшеп эшлиләр. Анна белән Петр үзләре үскәндә кичке ашны да өйгә әтиләре кайткач кына ашау тәртибе булган. Бу, үзенчә, бер тәрбия чарасы да, хөрмәт билгесе дә. Йорт тирәсендә булган эшләрне дә алар бергә эшлиләр. 

Балалары нинди юл сайласа да, Петр белән Анна аларга, көчләреннән килгәнчә, ярдәм итеп яшиләр. 

— Кызыбыз Татьяна музыка өлкәсендә кайнап, җырлап, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнеп, бик күп җиңүләр яулады. Әмма кечерәк чакта аның нәкъ менә шушы юлдан китү теләге юк иде. «Айбагыр» керәшен балалары лагерена барып кайтканнан соң, планнары 180 градуска борылды, — дип сөйләде Ефремовлар. 

Кызлары артист, җырчы булсын дип ашкынмасалар да, юл ераклыгына карамастан, әтисе Таняны ике музыка мәктәбенә, консерваториягә, культура институтына йөрткән. Әтиләре Петрның Казанда үз эше белән шөгыльләнә башлавы да бик вакытлы була. Алар кызы белән иртән чыгып китеп, кич кенә кайтып кергәннәр. Репетицияләрдән, укудан соң әти кеше бердәнбер кызын Казан урамнарында ничек калдырсын?! 
Татьяна чыгыш ясаган концертларны да калдырмыйлар Ефремовлар. Аңа да әти-әнисе килүе, тамашачылар арасында якыннарын күрү мөһим бит. Алай гына да түгел, һәр чыгышына әтисе чәчәк бәйләме күтәреп килә, а сәхнәгә чыгып, тамашчы алкышлары астында, аны кызына бирә. «Без Таняны йөрттек, Таня безне йөртте», дип, елмаеп әйтә әтисе.

Икесенең дә — үз пары 
Хәзер инде кызларының да, улларының үз гаиләләре бар. Татьянаны да инде концертларга әтисе түгел, ә яраткан ире Владислав йөртә. 

— Шөкер, иртән бергә чыгып китәләр, бергә кайталар. Ходай күпсенмәсен дип, куанып яшибез. Кем булсалар да, кеше булып калу кирәк. Улыбыз Николай яңа гына институтны тәмамлады, әкрен генә үз эше белән шөгыльләнә. Киленебез Ксения белән бик тату яшиләр, — дип куанып сөйли Анна Николаевна.

Ефремовлар гаиләсендә ике бала бер үк тәрбия алсалар да, төрле кеше булып үскәннәр. Уллары шыпырт кына өйләнгән. Ике яктан гаиләләре җыелып, язылышу көннәрен билгеләп үткәннәр. Әти-әниләре дә каршы килмәгәннәр. Николай үз гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яши. Ә Таняны кияүгә, йола-гадәтләргә туры китереп, керәшенчә озатканнар. Барлык шартларын китереп, кыз сорарга килгәннәр һәм Ефремовлар гаиләсе аларны тиешенчә каршы алган. 

— Кызыбызның кәбен кою, язылышу көнендә дә ике гаилә бер булып катнаштык. Туйда да, керәшенчә булсын дип, «аш чыгару» йоласын башкардык — күчтәнәч-бүләкләребезне барлык туганнар белән җыру әйтеп чыгардык. Бездән бер истәлек булсын дип, керәшен халык бизәкләре белән ясалган килен сандыгы да туйда чыгарылды. Әле кайчан гына үзебез өйләнешкән идек, инде балаларыбызны да олы тормышка озаттык. Ирем белән икебез дә авылда үстек. Хәзер яшәгән җиребез дә авыл кебек. Яллар җиткәч, әти-әни безне көткән кебек, без дә мунчалар ягып, табыннар корып, үз балаларыбызны көтәбез. Аларны озата чыкканда, артларыннан «әйбәт торыгыз» дип, теләп калабыз, — дип тәмамлады Анна Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев