Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ата-ана батырлыгы» һәм «Ана даны» медале белән бүләкләнүчеләргә түләү күләме артты

Татарстанда «Ата-ана батырлыгы» һәм «Ана даны» медальләре белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Әлеге үзгәрешләр булган указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Әлеге указ имзаланган көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла», — диелгән документта.

Критерийларга туры килгән һәм инде түләү алган кешеләр өчен яңадан исәпләү үткәреләчәк.

Хәзер Татарстанның «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнгән ата-аналар (уллыкка алучылар) 100 мең урынына 200 мең сум алачак. Бүләк медаль алган ир белән хатынның берсенә түләнә.

Биш бала тәрбияләгән һәм «Ана даны» медале алган аналарга 50 мең урынына 100 мең сум акча каралган. Шулай ук алты һәм аннан да күбрәк балалары булган әлеге медаль ияләренә түләүне арттыру каралган. Бишенчедән соң һәр бала өчен бер тапкыр бирелә торган бүләкләү күләме, әгәр балага бүләкләү чорына өч яшь тулса, 20 мең сумга (элек 10 меңгә) артачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев