Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Асыл бизәк»нең бизәкләре

Әлмәт районының фольклор коллективлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

"Асыл бизәк" фольклор ансамбле 2006 еллда Кәләй авылы клубы каршында оеша. Коллективның җитәкчесе – Исламова Валентина Георгиевна. "Асыл бизәк фольклор ансамбле "Кәләем" халык фольклор ансамбле традицияләрен дәвам итүче коллектив буларак оеша.

"Асыл бизәк" фольклор ансамбльнең максаты: керәшен җыруларының, гореф-гадәтләренең, йолаларын матурлыгын күрсәтү, аларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру.

"Асыл бизәк" фольклор ансамбленә йөрүчеләр, яшьләр белән аралашып, аларда халык иҗатына мәхәббәт тәрбиялиләр, үз тәҗрибәләрен, белемнәрен тапшыралар. Үзләренең иҗади мөмкинлекләрен үстереп, камилләштереп, ансамбль үз сафларында фикердәшләрен, халык иҗатын яратучыларны берләштерә. Ансамбльгә йөрүчеләр бергәләп җырларга гына түгел, бер-берсе белән аралашырга да җыела. Ансамбль артистлары, җирле җыруларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнеп, һәр чарада авыл халкына чыгышларында күрсәтергә тырышалар.

"Асыл бизәк" 16 еллык эшчәнлеге вакытында зур уңышларга ирешкән. Коллектив, Кәләй мәдәният йортында уздырыла торган чараларда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә, концертларда да катнаша. Ансамбль составына 25 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 12 кеше керә.

“Асыл бизәк” фольклор ансамбле республикада һәм аннан читтә уздырылган фестивальләр һәм конкурсларда актив катнаша. Алар арасында: керәшен мәдәниятенең "Җәмле Җүраш буйлары" төбәкара фестивале,"Алтын мәйдан Крым" халыкара фестиваль-конкурсы.

Коллектив шулай ук Мамадыш районының Җөри авылында уза торган "Питрау" Репсублика керәшен мәдәнияте бәрәмендә, Әлмәт шәһәре Сабантуе һәм башка чараларда катнашып, үзләренең матур чыгышларын тамашачыга җиткерә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев