Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашларыгыз тәмле булсын

Август аенда бакчаларда файдасы чиксез зур булган кабачкилар җитешә башлый.

Хуҗабикәләр алардан нинди генә тәмле-тәмле ризыклар пешермиләр! Укучыларыбызга кабачки белән дөгедән запеканка ясарга киңәш итәбез. Аны пешерү бик җиңел. Запеканка туклыклы да, шул ук вакытта калориясе дә аз. Менә дигән җәйге ризык.

Кирәк:

дөге - 2/3 стакан,

зәйтүн мае - 4 аш кашыгы (көнбагыш мае булса да ярый),

суган - 1 зур башны ваклап турыйсы,

кабачки - 400 гр (угычтан уылган),

йомырка - 6 шт,

сыр - 1-1,5 стакан,

тәменчә тоз һәм вакланган борыч, берничә тырнак сарымсак турарга була.

Әзерләү.

Дөгегә ике стаканнан артыграк су салып утка куярга. 10-12 минут пешергәннән соң, уттан алып, капкач астында 3 минут тотарга. Табага зәйтүн (көнбагыш) маен салып, суганны берничә минут кыздырасы. Суганны бүтән савытка бушатып, аның өстенә уылган кабачки, дөге, йомыркаларны һәм сырның бер өлешен салып тәменчә тоз, борыч өстәп (тураган сарымсакны да салырга була) яхшылап болгатырга. Духовканы 180 градуска кадәр җылытып, табаны майларга яки махсус кәгазь җәяргә. Катнашманы табага салып, өстенә калган сырны сибеп, духовкада 1 сәгать тирәсе өсте кызарганчы пешерәсе. Бераз суытып табынга куясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев